+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әни, укы, мин тыңлыйм!
29 ноябрь 2019, 14:21

Алма

Көзнең соңгы көннәре якынлаша иде. Агачлар күптән яфрак койган. Бары тик кыргый алмагачның очында бер алма эленеп тора иде.

Шул мәлдә, урман буйлап чапканда, Куян алманы күреп кала. Тик аны ничек алырга? Алма бик югары — сикереп алам димә!
— Карр! Карр!
Чыршыга кунган Карга Куянга карап көлә икән.
— Әй, Карга! — дип кычкырган Куян. — Миңа алма өзеп бир әле!
Карга чыршыдан алмагачка кунып, алманы өзеп тә алган. Ләкин ул томшыгыннан ычкынып, җиргә очкан...
Куян алмага үреләм генә дигәндә, ул юл буйлап “йөгереп” киткән. Бу нинди хәл? Куян игътибар белән караса, ни күрсен! Алма Керпегә килеп төшкән икән.
— Тукта! Тукта! — дип кычкырган Куян. — Алмамны кая алып киттең?
— Бу минем алма. Ул килеп төште, ә мин тотып алдым, — дигән Керпе.
Шулвакыт Карга очып килгән:
— Юкка бәхәсләшәсез, бу минем алма, аны мин өздем...
Шуннан бөтен урманга кычкырыш, тавыш-гауга башлана. Карга томшыгы белән Керпенең борынын чукып ала. Керпе энәләре белән Куянга барып төртелә. Ә Куян тәпие белән Карганы тибеп җибәрә.
— Нәрсә булды? Бу нинди шау-шу?
алар каршына Аю килеп чыга.
Барысы да аңа:
— Син, Михаил Иванович, урманда иң олысы, иң акыллысы. Безнең бәхәсне гадел хөкем ит! Алманы кемгә бирсәң, шуңа булыр.
Алар Аюга бу хәлнең ничек булганын сөйләп биргән. Аю уйлап торган да болай дигән:
— Алманы кем тапты?
— Мин! — дигән Куян.
— Ә кем аны өзгән?
— Мин! — дип каркылдаган Карга.
— Яхшы. Ә кем эләктергән?
— Мин тотып алдым! — дигән Керпе.
— Менә нәрсә, — дигән Аю, — сез барыгыз да хаклы, шуңа күрә алма һәрберегезгә тиеш…
— Тик монда бер генә алма бит! — дип аптырашта калган җәнлекләр.
— Бу алманы тигез өлешләргә бүлегез һәм һәркем бер кисәген үзенә алсын.
Шунда барысы да бертавыштан:
— Ничек без моны элегрәк белмәгәнбез! — диешкән.
Керпе алманы дүрт өлешкә бүлгән һәм һәркайсына өләшкән.
— Ә бу сиңа, Михаил Иванович… — дигән ул дүртенче кисәкне сузып.
— Ни өчен? — дип гаҗәпләнгән Аю.
— Барыбызны да дуслаштырганың һәм акыллы булырга өйрәткәнең өчен!
Читайте нас: