+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әни, укы, мин тыңлыйм!
5 февраль 2020, 17:45

Балык кышын туңамы?

Сулар туңгач, балыклар нишли микән? Сезнең бу хакта уйлаганыгыз бармы, дуслар? Бу хакта безнең сайтта укыгыз.

Фоат ХӘМИДУЛЛИН
Балык кышын туңамы?
Хикәя
Якшәмбе көнне Азамат белән Нияз, чаңгыга басып, урманга киттеләр. Бара торгач, урманны аркылы чыгып, елга өстенә килеп чыктылар. Нияз чаңгы таягы белән бозга тукылдатып алды да:
— Сулар туңгач, балыклар нишли микән? — дип куйды. — Әллә алар да, кошлар җылы якка очкан шикелле, җылы якларга агып китәләрме?
Алардан хәйран еракта бер балыкчы шәйләнә иде. Малайлар аннан сорарга булдылар.
Калын тун, олтанлы итекләр кигән, мыеклары бәстән агарган бабайның кәефе шәп иде — берничә балык эләккән. Ялгыз утыру ялыктыргач, ахрысы, бер сорауны да җавапсыз калдырмады ул.
— Елга-күлләрдә кыш көне дә тормыш кайный. Кыш бабай боз астына яшергәнгә без аны күзәтә алмыйбыз гына. Су бит тоташ катмый, аның өске өлеше генә бозга әверелә. Шушы боз һәм бозга өстенә яуган кар елга-күлләрне юрган кебек каплап, төпкә кадәр туңудан саклый. Боз судан җиңелрәк, шуңа күрә ул суның өске катламында барлыкка килә. Боз судан авыррак булган булса, елга-күлләр тоташтан бозга әверелер иде. Ә балыклар туңмыйлар, кыш көне дә тыныч кына яши бирәләр. Тик кайвакыт аларга һава җитми. Шуңа күрә кешеләр бозны тишеп бәке ясыйлар, балыкларга җим сибәләр...
Кинәт бабай кулындагы кармак сабы дерелдәп куйды. Каба! Малайлар рәхмәтләрен әйтеп, китәргә ашыктылар. Шундый әһәмиятле мизгелдә балыкчыга комачаулау ярыймы соң!
Фото:yandex.ru/images
Читайте нас: