+21 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әни, укы, мин тыңлыйм!
15 февраль 2020, 19:00

Кәрим мәктәпкә бара

Һы! Ничек инде, икенче елга барсын! Апа белән сөйләшенгән, табиб ризалык биргән. Костюм ярамый дип кенә мәктәпкә бармый калып буламыни! Тик, кулбашлары сәленеп торган костюм белән бару да килешкән эш түгел…Борай районыннан Фатыйма апа Гыйльметдинованың бик кызыклы хикәсен безнең сайтта укыгыз.

Кәрим мәктәпкә бара
Хикәя
Бу жәй Кәрим өчен бик мәшәкатьле булды. Шулай булмыйча, мәктәпкә әзерләнде бит ул. Иң беренче эш итеп, абыйсын да , апасын да укыткан укытучы апа белән сөйләшеп куйды. Беркөн бозау эзләп йөргәндә аларның тыкрыгына барып чыккан иде, шунда очратып сөйләште. Зурларча, нык итеп сөйләште:
- Син мине укытасың, жәме? – диде.
Апа елмайды. Бераз карап торганнан соң:
- Ничә яшь инде сиңа, Кәрим? – дип сорады.
- Инде биш яшь.
- Укырга алты яшьтән генә алалар бит әле. Бер ел сабыр ит инде.
- Бер ел сабыр итсәм син укытмыйсың бит!
- Мин укытмасам, башка укытучы укытыр.
- Юк! Башка укытучы булмый. Апаны да абыйны да син укыттың бит. Башка укытучы булмый! Шуңа күрә укытырсың, жәме?
- Әниең врач апалардан сорасын, Кәримны биш яшьтән мәктәпкә алырга ярыймы, дип. Врач апа “ярый” дисә, укытырмын, нишләп укытмый, ди инде, шулкадәр укырга атлыгып торган малайны.
Табиб Кәримның буен, авырлыгын кат-кат үлчәде, анализларын яңадан бер карап чыкты.
- Күренеп торган авыруы юк, тик менә жәй көне күбрәк витаминлы ризыклар, йомырка, ит, бәрәңгене даими ашарга кирәк булачак. Кәнфит-шикәр кебек татлылардан тыелганда тагын да яхшы булыр, - диде ул азактан.
Бик четерекле мәсьәлә куйды әле бу врач апа. Бәрәңге, ит аша, имеш! Авызында бертуктамый кәнфит шалтыратып йөрүен туктатты алай.Тик, шул бәрәңге, ит, суган тутырып пешергән ашны ашыйсы килми дә килми инде! Каймак яккан икмәк белән чәй эчсәм дә ярап торыр әле, дип үзен тынычландырды малай.
Район үзәген базарына атнакич барып, портфель, ручка-каләм, дәфтәр, альбом, акварель буяулары алдылар.
Әтисе мәктәп формасы да алып кайтты. Аны Уфадан район мәктәбенә китереп сатканнар. Кәримгә ярарлык үлчәм генә булмаган, бер үлчәмгә зурракны алган әтисе. Иңбашлары бераз төшебрәк тора. Чалбарын каеш белән буып, балагын бераз эчкә бөкләп куйгач таман кебек тә соң. Кире алыштырырга да булмый, ди шул.Моннан да бәләкәйрәк размер юк, ди.
- Ярар, икенче елга барыр. Аныңчы костюмы да таманланыр, - дип әтисе бик жиңел генә әйтеп куйды. – Яше дә бәләкәй. Алты яше сентябрьдә генә тула бит әле, кая ашыгырга.
Һы! Ничек инде икенче елга барсын! Апа белән сөйләшенгән, табиб ризалык биргән. Костюм ярамый, дип кенә мәктәпкә бармый калып буламыни! Тик кулбашлары сәленеп торган костюм белән бару да килешкән эш түгел…
Ул арада печән өсте башланды. Уку турында уйлар бераз онытылып торды. Ни өчен дигәндә, быел Кәримгә да чалгы ясап бирде әтисе. Бишле чалгыны бераз кыскартып, сабын малайның буена туры китереп үлчәп-таманлап эшләде. Моңа кадәр дә печән вакытында тик ятмады малай. Я учакка чыбык-чабык ташый, я күбә төбен тырмата, я велосипеды белән жилдереп кенә вак-төяк йомышны үтәп килә иде. Ә менә хәзер үзенең, әтисе әйтмешли, “персональный” чалгысы бар! Ул да башкалар белән беррәттән ах-ух килеп печән чабачак.
Печән чабу чынлап та “ах-ух” китерә икән! Арып-талып эшләгәннән соң, хуш исле үлән арасына күмелеп утырып ашаулары! Бу суганлы, монсы кирәкми, дип ваксынып торырга вакыт та юк! Аннан соң, монда бөтен ризык та тәмле. Ул суның тәмлелеге! Ул йокының татлылыгы!
Башка елларны ай чамасы сузылган печән әзерләү быел өч атна ярым гына вакытны алды.
- Кәрим да булышкач, тизрәк булды,- диештеләр. Чынлап шулай булдымы икән, әллә елы уңай туры килдеме, кем белсен, ләкин Кәрим моңа бик шат иде.
Аннан соң апа-абыйсы белән жиләккә, бөрлегәнгә йөрделәр. Жәйнең үткәне сизелми дә калды.
Август азакларында кылт итеп мәктәпкә барасы исенә төште малайның. Ул йөгереп барып шкафтан костюмын тартып чыгарды. Онытылып торган хафалары исенә килеп төште: бу костюм ярамаса, мәктәпкә бармый калуы да бик мөмкин бит. Ә укытучы белән сөйләшеп куелган! Кәрим, ашыга-ашыга киенде дә, йөгереп барып көзге каршына басты. Басты да… Чак кычкырып елап жибәрмәде: костюм элеккедән дә зуррак булып сәленеп тора, чалбарына хет тагын бер Кәримне кертеп бастыр!
Шулчак бүлмәгә килеп кергән әнисе:
- Абыеңның формасын киеп карыйсы иттеңмени? Әллә үзеңнеке бәләкәйләнгән? – дип, шкафтан аның үз костюмын алып бирде.
Ә бу костюм аңа тап-таман иде!
Фатыйма Гыйльметдинова.
Борай районы.
Фото:vologda.kp.ru
Читайте нас: