+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әни, укы, мин тыңлыйм!
17 февраль 2020, 19:40

Әти васыяте

Борын-борын заманда яшәгән бер бай. Аның ике улы булган. Бервакыт ул улларын чакыртып алган. Мөлкәтен икесенә дә бүлеп биргән һәм болай дигән:— Газиз улларым, сезгә бер васыятем бар: ашаганыгыз һәрвакыт тәмле булсын!Фәһемле әкиятнең дәвамын сайттан укыгыз. Балаларыгызга сөйләргә дә онытмагыз.

Әти васыяте
Бирман халыклары әкияте
Борын-борын заманда яшәгән бер бай. Аның ике улы булган. Бервакыт ул улларын чакыртып алган. Мөлкәтен икесенә дә бүлеп биргән һәм болай дигән:
— Газиз улларым, сезгә бер васыятем бар: ашаганыгыз һәрвакыт тәмле булсын!
Байның кече улы, әтисе васыять иткәнчә, тәмле ризыклар гына ашаган һәм бик тиз барлык мөлкәтеннән язган. Бервакыт ул абыйсының өйләнүе турында ишеткән һәм аңа килгән.
— Абыем, син әтинең сүзләрен хәтерлисеңме? Мин аны һәрвакыт исемдә тотып, тәмле ризык кына ашадым һәм бөтенләй хәерче калдым. Ә син, киресенчә, көннән-көн яхшырак тормышта яшисең. Нигә шулай? — дигән ул.
Абыйсы энесенә җавап кайтарган:
— Мин дә әтинең васыятенә тугры калып, һәрвакыт тәмле ризыклар гына ашыйм. Шуңа да байлыгым арта бара.
— Син нәрсә белән тукланасың соң? — дигән энесе гаҗәпләнеп.
— Әйдә, минем белән. Бүген без бергә ашыйбыз, — дип җавап биргән өлкән туганы.
Алар басуга килгәннәр.
— Башта яхшы гына эшлибез, аннары тәмле итеп ашарбыз, яме, – дип тәкъдим иткән абыйсы.
Бертуганнар бик тырышып эшләгәннәр. Төш җиткән. Шунда энесе:
— Абыем, тәнәфес ясап алмыйбызмы? Мин бик ачыктым, — дигән.
— Яхшы, — дип килешкән тегесе. – Арыгансың икән, димәк, эшеңне туктатырга вакыт!
Абыйлы-энеле өйгә кайтып, ашарга тотынганнар. Энесенең дөгене икмәк белән сыпыртуын күреп, олысы сорый икән:
— Я, ничек, тәмлеме?
— Бик тәмле!..
— Энем, син әтинең васыятен дөрес аңламагансың. Тәмле ашау — ул тәмле ризыклар гына ашарга дигәнне аңлатмый. Әти ачыгып ашарга кирәклеген әйтергә теләгән. Ә чынлап ачыгу өчен тырышып, намус белән эшләргә, тир түгәргә кирәк. Шул чакта һәр ризык тәмле булып тоелачак, — дигән абыйсы.
Әнә шунда егет әтисенең васыятен аңлаган.
Фото:sait-pro-dachu.ru
Читайте нас: