Асыл сүзләреңне, туган телем,
Биреп торчы миңа азга гына.
Бөтенләйгә түгел — вакытлыча,
Тик җитәрлек гомер азагыма.
Синнән алган һәрбер сүземне мин
Күз карасы кебек саклар идем.
Ул сүзләрнең затлыларын сайлап,
Дога итеп кенә ятлар идем.
Ул сүзләрне җырга әйләндергәч,
Мин кайтарып сиңа бирәчәкмен.
Исраф булмас ул сүзләрең миндә;
Җыры булыр алар киләчәкнең.
Әйтә алмыйм әле — ул җырлардан
Аз булса да дөнья үзгәрерме?
Тик югалтам, туган телем, синнән
Алып торган асыл сүзләремне!