Борын-борын заманалар үтеп китеп, Көлсылу (Золушка) да инде оныклар үстереп ята икән, ди. Әкиятне үзенең авызыннан тыңлап үскән оныклары, беркөнне аңа мондыйрак сорау биргәннәр: “Карале, әби, теге вакытны туфли нишләп синең аякка гына яраган, үги кыз туганнарыңның белән синең аяк үлчәме бертигез булган бит?”
Көлсылу әбиләре кеткелдәп көлеп куйган да, болай дип җавап биргән, имеш: “И, балалар, эш бит аяк үлчәмендә түгел! Мин бит бервакытта да эшсез утырмадым, гел хәрәкәттә булдым. Ә минем үги кыз туганнарымның тик утырудан аяклары шешенгән булып чыкты. Шуңа күрә аларның берсенә дә бабагыз кулындагы туфли ярамады. Бәхетле буласыгыз килсә, хәрәкәттә булыгыз, хәрәкәттә - бәрәкәт. Вәт!”