+14 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Тәмле сүз

Минем әбиемнең һаман әйтә торган сүзе бар. Ул безгә һәрвакыт:— Балакайларым, тәмле телле, тәмле сүзле булмасагыз, үзегезне беркем дә яратмас, — ди.Тик мин башта бу сүзне бер дә аңлап җиткерми идем. Ничек инде сүз тәмле була ала икән?.. Ул бит конфет та, прәннек тә түгел. Аны ашап карап булмый ич...

Әминә Бикчәнтәева
Тәмле сүз
Минем әбиемнең һаман әйтә торган сүзе бар. Ул безгә һәрвакыт:
— Балакайларым, тәмле телле, тәмле сүзле булмасагыз, үзегезне беркем дә яратмас, — ди.
Тик мин башта бу сүзне бер дә аңлап җиткерми идем. Ничек инде сүз тәмле була ала икән?.. Ул бит конфет та, прәннек тә түгел. Аны ашап карап булмый ич. Мин үзем белгән сүзләрне әйтеп карыйм: «Әти, әни, күмәч, ипи, бир, кил, кит, матур, кечкенә, зур, акыллы, ал, кызыл, зәңгәр, ат, сыер, кәҗә...»
Сүзләр бик күп инде ул. Зур үскән саен, сүзләрне дә күбрәк беләсең. Тик менә әбием әйткән сүз нинди була икән соң?
Менә беркөнне безгә кунак апа килде. Ул миңа бик матур курчак алып килгән. Мин, курчакны алгач: «Рәхмәт, апа», — дидем. Ул миңа: «Дәү үс», — диде. Шул арада минем янга иптәш кызым Рәйсә килеп керде. Минем кулымдагы курчакның матурлыгын күреп, Рәйсәнең исе китте. Чыннан да, курчагым бик матур. Күзләре зәп-зәңгәр, үзләре миңа карап торган шикелле! Чәчләрен укучы кызлар кебек артка бәйләп куйган. Зәңгәр ефәк күлмәк кигән!
— Абау, Гөлкәй, курчагың бигрәк матур икән, — ди Рәйсә.
Ә мин аңа:
— Матур шул, кунак апа китерде, әйдә, бергә уйныйбыз, — дидем. Шуннан соң без минем уенчыкларым торган почмакка бардык та уйный башладык. Ә бездән ерак түгел диванда әни белән кунак апа сөйләшеп утыралар. Үзләре, сокланып, безнең уйнаганны карыйлар.
— Кызың нинди үскән инде, — ди кунак апа. Әнием дә миңа елмаеп карый.
— Әйе, зур үсте. Бакчада өлкән группага йөри хәзер, — ди.
Иптәш кызым Рәйсә минем курчакны алды да кечкенә урындыкка утыртты.
— Кит әле, шулай утырталармыни, юләр. Бир үзем утыртам, — дип, мин курчакны тартып алдым. Кунак апа да, әни дә ялт итеп безгә карадылар. Әйтерсең лә берәү матур чынаякны төшереп ватты. Аларның йөзләре шундый күңелсез булып китте. Кояш батып, болыт каплаган шикелле, йөзләрендәге елмаю бөтенләй юкка чыкты.
— Абау, нинди сөйләшү бу?! Иптәш кызларың белән шулай тупас сөйләшергә ярыймыни? Кит әле, юләр, имеш. Ә син миңа курчак өчен рәхмәт әйткәч, мин сине тәмле телле дип уйлаган идем, — ди кунак апа. — Ә син шундый тәмсез телле дә буласың икән.
Әнием дә минем өчен оялды, ахры. Ул тиз генә минем ике кулымнан тотып алды да:
— Хәзер үк дустыңнан гафу үтен, — диде.
Мин иптәш кызымнан:
— Гафу ит, Рәйсә! — дип гафу үтендем. Хәзер инде мин тәмле телнең нәрсә икәнен беләм. Моннан соң беркем белән дә болай тупас сөйләшмәм.
Фото:prakard.com
Читайте нас: