-6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Комсызлык бәласе

Комсызлык бер ишектән килеп керсә, бәхет икенче ишектән чыгып китә, дигән борынгылар. Венгр халык әкияте дә нәкь шул турыда. Укыгыз һәм фәһем алыгыз, дуслар!

Комсызлык бәласе
Венгр халык әкияте
Ике аю баласы бер баш сыр тапканнар. Алар бу сырны бүлә алмый аптырап беткәннәр. Ничек сындырсалар да, сыр тигез булмас төсле күренгән аларга.
— Бирегез, үзем бүлеп бирим, — дигән Төлке аю балаларына һәм сырны икегә сындырган.
— Берсе зур, берсе зур! — дип кычкырышканнар аю балалары.
Төлке аларны тынычландырган: хәзер тигезлим, янәсе. Ул сырның зур ягыннан беркадәр сындырып кабып җибәргән. Сырның тегесе зуррак күренгән. Аю балалары, ризасызлык белдереп, тагын шаулашканнар: тагын тигез түгел,
диешкәннәр. Төлке аптырап калмаган. Зуррак дигәнен тагын сындырып капкан. Сыр кисәгенең әле берсен, әле икенчесен ашый-ашый, Төлке тәмам сырдан туйган. Ә баш чаклы зур сырдан тора-бара кеп-кечкенә кисәкләр генә калган.
— Кечкенә булса да тигезләр! — дигән Төлке, шаркылдап көлеп. — Ашагыз, тәмле булсын!
Шулай дигән дә чабып киткән. Аю балалары авызларын ачып карап калганнар.
Комсызлансаң, һәрвакыт шулай була икән.
Фото:obgonay.ru
Читайте нас: