Бүген Рөстәмнең эше бик күп булды. Иртән иртүк әбисе аны:
“Шәмсениса, Әдибә, Галимә, Сәрбиҗиһан, Гөлҗамал әбиләреңне ашка чакырып кайт, Коръән укытабыз”, — дип, аркасыннан сөя-сөя, капкадан чыгарып җибәрде. Авылның бер очыннан икенче очына кадәр йөреп, кире әйләнеп кайтканда, әбисе белән әнисе әллә никадәр тәмле әйберләр пешергәннәр иде.
— Булдырдың, улым, рәхмәт, — дип мактады аны әбисе.
Мактау килеште Рөстәмгә. Ул, кунаклар килгәнче дип, җырлый-җырлый, ишегалдын себерергә тотынды.
— Эшне үзең белеп башкару бик шәп тә, тик иртәнге сәгатьтә үк җырлап йөргән кешенең бәхете булмас, диләр, улым. Авызыңа тузан да тула, — дип кисәтү ясады ишегалдына суга чыккан әбисе.
— Иртәнге сәгатьтә җырлаган кешенең ник бәхете булмый? — дип сорады Рөстәм.
— Соң, иртә таңнан җырлап йөри башлагач — ялкау инде ул, улым. Ялкауга акча бирмиләр. Акчасыз кеше ач була, — дип, кыскача гына аңлатты әбисе.
Бераздан кунак әбиләр килеп, аш өстәле янына утырыштылар.
— Чакырган кешеләрем килеп бетте, башларга рөхсәт, Мәчтүрә абыстай, — диде Рөстәмнең әбисе. Мәчтүрә абыстай, әмер булуга, көйләп, моңлы гына итеп җырлый башлады. Җырлап бетергәч, һәммәсе дә аңа акча бирергә тотынды.
Иң сәере һәм Рөстәм өчен иң аңлашылмаганы — Мәчтүрә абыстайга иң беренче булып Рөстәмнең әбисе сузды.
— Алланың рәхмәте яусын, Мәчтүрә абыстай, тавышыңның мәкаме кимемәсен, — диде.
Рөстәмгә дә акча бирделәр. Минем дә, җырлый-җырлый, ишегалды себергәнемне ишетте микән әллә болар, дип уйлады Рөстәм. Акча булгач яшәргә була! Ә соң әбисенең “Иртә таңнан җырлаган кеше ач була, ялкау, бәхетсез була” дигәнен ничек аңларга?
Чынлап та, ничек аңларга икән? Бәлки, хикәянең дәвамын сез язарсыз, дусларым?