+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Икмәк һәм алтын

Дуслар! Сезнең игътибарга гарәп халкының кызыклы да, тәрбияви дә әкиятен тәкъдим итәбез.

Икмәк һәм алтын
Гарәп халкы әкияте
Борын заманда яшәгән ди, Габбас исемле ярлы бер кеше. Ул көн буена басуда эшләгән. Буш вакытларында кинәт кенә хәзинәгә тап булып, гаиләсен туйганчы ашату, матур итеп киендерү турында хыялланган.
Бервакыт эссе көнне басуда арып-талып эшләгәннән соң, Габбас киң кәүсәле агач төбенә хәл җыярга утырган. Хыялга бирелеп:
— И, Ходаем, миңа тылсымлы көч бирсәң иде, нәрсәгә кулым белән кагылсам, шул алтынга әверелсен иде. Әнә шул чагында бу авыр хезмәттән котылып, рәхәтләнеп яши башлар идем”, — дигән.
Шулвакыт күктән тавыш ишетелгән:
—Габбас! Хәзер синең теләгәнең чынга ашачак. Кулыңны бер әйбергә куюың булыр, ул алтынга әверелер...
Габбас үз колакларына үзе ышанмаган. Кулына кечкенә таш алган. Ул шунда ук алтын тәңкәгә әйләнгән. Соңыннан икенчесенә, өченчесенә үрелгән. Нәрсәгә кагылса, шул алтынга әверелгән, ди.
И шатланган Габбас! “Хәзер шәһәргә барам да. Барлык ташлардан алтын “ясыйм”. Җир сатып алам, елга буенда зур йорт төзим, бакчамда күз явын алырлык чәчәкләр үстерәм, матур атлар алам һәм гаиләмне затлы киемнәргә киендерәм...”— дигән.
Урыныннан тормакчы булган, тик кузгалып китә алмаган. Көн буе ашамагач, хәле юк икән бит. Габбас агач төбендә яткан кечкенә төенчектән калҗа алган. Ашап өлгерә алмаган — икмәк алтынга әверелгән. Аның артыннан суганга үрелгән. Анысы да кулында тәңкәгә әйләнгән.
Габбас бик курыккан. “Хәзер ничек ашыйм, эчәм, ничек яшим соң? Болай ачка үләрмен микәнни?! Алтын бик җиңел бирелсә дә кыен икән...” — дип, кычкырып елап җибәргән.
Шулвакыт ул күзләрен ачкан һәм үзенең агач төбендә йоклап киткәнлеген аңлаган. Габбас шатлыгыннан:
—Аллага шөкер! Ярый әле барысы да төш кенә булган! Кулымда — көч, басуда эш бар! Рәхмәт, Ходаем! — дип, иген көлтәләре янына ашыккан.
Фото: 499c.ru
Читайте нас: