+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Күгәрченнәр ник гөрләшеп яши?

Игътибар иткәнегез бардыр, бу кошлар үзара ягымлы, җылы итеп, гөр-гөр килеп яши. Моның сере бар икән шул.

Күгәрченнәр ник гөрләшеп яши?
Легенда
Борын-борын заманда бер җирдә бик тату бер пар күгәрчен яшәгән, ди. Күгәрченнәрнең иң тәүге әби белән бабасы да шушылар булган, ди, имеш. Аларның нәни генә ике баласы булган. Болар да, әти-әнисе кебек, үзара бик тату булганнар, имеш. Кызык уеннар уйлап чыгарып уйнаулар дисеңме — әйтәсе дә юк.
Менә болар бервакыт бик кызык шундый бер яңа уен уйлап чыгарганнар: берсе канатлары белән күзләрен каплый да, гөр-гөр дип, шулай гөрли тора, икенчесе шул арада каядыр кача. Беренче аны эзләп тапканчы, икенчесе ояга килеп басып өлгерә. Анысын эзләп тапкач, хәзер ул шулай күзләрен каплый да гөр-гөр килеп гөрләп тора. (Шунлыктан бу уенны гөрләмеш уйнау дип атаганнар.)
Шулай итеп, бу күгәрчен балалары, гөр-гөр килеп уйнап, тиз генә арада бик матур булып үсеп тә җиткәннәр. Үскәч, инде беркөнне ояларыннан бөтенләйгә үк очып та киткәннәр.
Ояда калган пар күгәрчен, аларны бик сагынып, ничек гөрләмеш уйнаганнарын исләренә төшереп сөйли-сөйли, үзләре дә һаман гөрләшеп утыра башлаганнар. Башка күгәрченнәр дә, бу пар күгәрченнәрнең гөрләшүен отып алып, әле булса гөлдер-гөлдер килеп, матур итеп гөрләшеп яшиләр, ди, шул.
Күк күгәрчен ояда,
Оялары пыяла,
Күгәрчен кебек гөрләшеп
Торсаң иде дөньяда.
Фото:kipmu.ru
Читайте нас: