Борын заманда яшәгән, ди, ике тычкан баласы. Аларның берсе — Әйләнчек, икенчесе Бөтерчек исемле булган, ди. Тычканнар иртәдән кичкә кадәр җырлаганар, биегәннәр, әйләнгәннәр, бөтерелгәннәр — башка нәрсә эшли белмәгәннәр. Әтәч исә, яктыра башлау белән, җырын сузып, бөтен кешене йокысыннан уята, аннан соң эшкә тотына торган булган.
Менә беркөнне Әтәч, ишегалды себергәндә, җирдә бодай башагы тапкан.
— Әйләнчек, Бөтерчек, карагыз әле, мин нәрсә таптым, — дип, Әтәч аларны үз янына чакырган. Тычканнар йөгереп килгәннәр дә: «Аны суктырырга кирәк», — дигәннәр.
— Ә кем суктыра? — дигән Әтәч.
— Мин түгел, мин түгел, — дип чыелдашканнар тычкан балалары.
— Ярар, үзем суктырырмын, — дип, Әтәч эшкә керешкән.
Ә тычканнар, мәтәлчек ата-ата, куышлы уйнарга тотынганнар. Әтәч бодай башагын сугып бетергән дә: «Әй Әйләнчек, әй Бөтерчек, карагыз әле, мин күпме бөртек суктырдым», — дип кычкырган. Тычканнар йөгерешеп килгәннәр дә: «Хәзер бодайны тегермәнгә алып барырга кирәк», — дип кычкырганнар.
— Ә кем алып бара? — дип сораган Әтәч.
Тычкан балалары: «Мин түгел, мин түгел!» — диеп, уйнарга чыгып йөгергәннәр. Әтәч аркасына капчык аскан да тегермәнгә итеп барган. Тегермәннән кайткач, Әтәч тычканнарга: «Әй Бөтерчек, әй Әйләнчек, карагыз әле, мин он алып кайттым», —дигән. Тычканнар йөгерешеп килгәннәр дә Әтәчне мактарга тотынганнар: «Әй Әтәчкәй, әй булдыклы Әтәчкәй, әй уңган Әтәчкәй! Инде хәзер, камыр басып, күмәч пешерергә кирәк», — дигәннәр.
— Кем камыр баса? — дип сораган Әтәч.
— Мин түгел! — дигән Әйләнчек.
— Мин түгел! — дигән Бөтерчек.
Әтәч, бер сүз дә әйтмичә, эшкә тотынган. Ул камыр баскан, утын ташыган, мичкә яккан, күмәчне мичкә тыккан.
Тычканнар да вакытларын бушка уздырмаганнар: биегәннәр, җырлаганнар, әйләнгәннәр, бөтерелгәннәр. Пешеп чыккач, Әтәч күмәчне, мичтән алып, өстәлгә куйган. Ә тычкан балалары, чакырганны да көтмичә, өстәл янына килеп утырганнар.
— Һай, ничек ашыйсы килә! — дигән Әйләнчек.
— Минем дә бик-бик ашыйсы килә! — дигән Бөтерчек.
— Туктагыз, туктагыз, — дигән Әтәч. — Сез миңа элек әйтегез әле: башакны кем тапты?
— Син таптың! — дип кычкырганнар тычканнар.
— Ә башакны кем суктырды?
— Син суктырдың, — дигәннәр тычканнар, әкрен генә.
— Ә кем башакны тегермәнгә алып барды?
— Анысын да син, — дигәннәр болар икәүләшеп.
— Ә кем камыр басты? Кем утын ташыды? Кем мичкә якты? Күмәчне кем пешерде?
— Барсын да син, барсын да син, — дигән тычканнар, пышылдап кына.
Ничек дип җавап бирергә дә белмичә, Әйләнчек белән Бөтерчек өстәл яныннан кузгалып киткәннәр.