+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әни, укы, мин тыңлыйм!
3 апрель 2020, 20:40

Комсызлык яхшыга китерми

Үзизоляция чорында балалар белән бергәләп әкиятләр укуны дәвам итәбез, дуслар! Бүгенгесе тагын да кызыклырак.Борын-борын заманда бер егет базарга йомырка сатарга киткән...

Комсызлык яхшыга китерми
Болгар халык әкияте
Бер егет базарга йомырка сатарга киткән. Йомыркаларны кәрзингә салган. Таякка утыртылган кәрзинен иңнәренә куеп алган да бу, сөйләнеп бара икән:
— Менә өч йөз йомырка алып барам. Һәрберсен берәр сумга сатсам, өч йөз сум булыр. Бәхет елмаеп, икешәр сумнан сатсам — алты йөзгә баермын. Әлеге акчага дуңгыз алырмын. Ныклап ашатып үстерсәм, аның унике баласы булыр. Һәркайсы үсеп, балаласа, бер көтү дуңгыз булып китәр. Көтүне инде урманда гына көтәчәкмен — әйдә чикләвекләр белән туклансыннар. Симерсеннәр, туенсыннар, зур булып үсеннәр дә, барысын да базарга илтермен. Аларны саткан бер өем акчага елкылдап торган матур ак тай алырмын. Аннары яхшылап юынырмын, үземне тәртипкә китерермен. Затлы киемнәр киеп, ак атыма атланырмын да, туп-туры патша сарае ягына чабармын. Иртә дә, кич тә сарай каршыннан китмәм. Патша кызы биек болдырына чыгып, мине күзәтер, сокланыр. Патша каршына барып, сылу кызның кулын сорармын. Тату итеп гаилә корып җибәрербез. Улыбыз туар, аңа Богданчо дип исем бирербез. Базарга барып, аңа кып-кызыл алмалар алырмын. Өйгә кайтуыма, сагынган улым капка төбенә йөгереп чыгып, каршы алыр. “Богданчо, улыкаем, сине сыйларга алмалар алып кайттым”, — дип кочаклап алырмын.
Егет, хыялларына бирелеп онытыла, улы Богданчоны ничек кочаклавын күз алдына китереп, кулын сузуы була, иңнәрендәге таяк шуып та китә. Кәрзин җиргә шап итә!
— Әй, бәхетсезмен дә инде! Барлык байлыгым юкка чыкты! — дип зар елый егет.
Иелеп, йомыркаларның челпәрәмә килмәгәннәрен аера башлый. Шунда гына ул артыннан кеше килгәнне күреп кала. Оят булып китә үзенә, сорарга була:
— Артымнан күптән килә идеңме, юлаучы?
Кызарып-бүртенеп торганда, тегесе җавап бирә:
— Син байый башлаганнан алып, мөлкәтеңнән колак какканчы, егет!
Фото:pixabay.com
Читайте нас: