Гөлмәрьям әби чуар тавыгын югалтты. Матур гына кыткылдап йөргән тавык җәй башларында юкка чыкты. Сарай эчләреннән, кечерткән араларыннан эзләп күпме генә чакырса да, чуар тавык җавап бирмәде. Бу хәл онытылган да булыр иде, ләкин көннәрдән бер көнне шәһәрдән Гөлмәрьям әбинең оныклары кайтып төште. Галия белән Айназ бер-ике көн ишегалды дөньясы белән танышып йөрделәр дә, өйрәнә төшкәч, йөрү территориясен киңәйтеп, сарайга килеп керделәр. Бүген алар йомыркаларны җыеп, әбиләрен шатландырырга уйлады. Тик бүлмәләрне актарып күпме генә йөрсәләр дә, бер генә дә йомырка табылмады. Чөнки Гөлмәрьям әбиләре, алар йоклаганда, бар йомырканы җыеп кергән иде инде.
Галия белән Айназның кәефе төште. Шулай борчылып утырганда Айназ: “Әйдә, Галия, печәнлеккә менеп карыйбыз, бәлки аннан табарбыз”, – диде.
Печәнлеккә менгәч, алар үз күзләренә үзләре ышанмады. Кипкән яшел печән өстендә сап-сары чебиләр йөгерешә, ә алар янында чыр-чу килеп чуар тавык бөтерелә иде. Айназ белән Галия тиз генә сарай түбәсеннән төшеп, бу хәлне әбиләренә кереп әйттеләр.
Тавыкны чебешләре белән сарай түбәсеннән төшергәч, Гөлмәрьям әби шатланып:
— Чуар тавыгымны югалткан идем. Менә кая качып, чебиләр чыгарып яткан икән. Эй минем акыллы оныкларым, сез мине яңадан тавыклы да, чебешле дә иттегез. Җәй озын әле, сез дә миндә озак кунак булырсыз. Чуар тавыкны тәрбияләп, аңа чебешләрен үстерешергә ярдәм итсәгез, мин бик шат булыр идем, — дип оныкларының аркаларыннан сөеп куйды.
Балалар вакытларын бушка уздырмый хәзер. Чуар тавыкны ашаталар, чебиләргә дә җим сибәләр. Чебиләр дә аларны үз итә башлады. Айназ белән Галиянең килгәнен күреп калсалар, “чеп-чеп” килеп каршыларына йөгерешәләр. Ә чуар тавык читтән генә “кыт-кыт” килеп тибенеп йөрүен дәвам итә. Аның “кыт-кыт” сөйләнеп йөрүе : “Мин сезгә ышанам. Сез минем чебешләремне яратасыз. Сез аларны кыерсытмассыз. Мин шуңа бик рәхмәтлемен”, дигән кебек яңгырый иде.