+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әни, укы, мин тыңлыйм!
15 апрель 2020, 19:10

Ике ялганчы

Бервакыт бик каты алдашырга яратучы берәү үзеннән дә остарак ялганлый белүчене эзләп чыгып киткән...

Абдулла Алиш
Ике ялганчы
Әкият
Борын-борын заманда булган икән, ди, бер тегүче. Тегүче дигәч тә, бу үзе бик осталардан булмаган. Бер урыннан икенче урынга күчеп, авыл арасында кием-салым теккәләп йөри икән, ди, бу: үзе бик яман ялганчы булган.
Көннәрдән бер көнне бу шулай ике авыл арасында барганда уйлана икән: «Их,— ди икән,— мин ялганчы, дөньяда миннән дә ялганчы берәр кеше бар микән, шуны беләсе иде», — ди икән.
Бара торгач, юлда моңа бер кеше очрый. Тегүче, бу кеше янына туктап, исәнлек-саулык сораша:
— Нихәл, туган, исәнлек-саулыкмы? — ди.
— Ярый инде шунда, — ди, теге кеше әйтә, — алай-болай итеп алып барабыз шунда дөньясын, — ди.
— Кара әле, дус кеше, — ди, теге тегүче әйтә. — А-анә тегендәге олы юлдан бик зур обоз үтеп бара, ахры, күрәсеңме? — ди.
Теге кеше олы юл ягына борылып карый да:
— Юк, — ди, — ул ниткән обоз булсын, — ди. — Анда нибары ике генә елкы күренә бит, — ди.
— Ярый, хуш, киттем, — ди, тегүче әйтә, — син миңа иптәш түгел икәнсең, — ди.
Бара торгач, тагын бер кешегә очрый бу.
— Исәнме, нихәл, агай? — ди.
— Ярый әле, — ди теге.
— Кара әле, дус кеше, — ди тегүче, — а-анә теге олы юлдан обоз үтеп бара, күрәсеңме? — ди.
Теге кеше карый да:
— Юк, — ди, — ялгышасың, — ди. — Мин анда бер генә елкы үтеп барганын күрәм, башка берни дә күрмим, — ди.
Шуннан соң тегүче:
— Ярый, хуш, — ди. — Син дә миңа иш кеше түгел икәнсең, — ди.
Китә бу. Бара торгач, моңа очрый тагын бер кеше. Бу була алама гына бер итекче. Исәнлек-саулык сорашып табышканнан соң, тегүче итекчегә әйтә:
— Кара әле, дус кеше, а-анә, — ди, — күрәсеңме, — ди, — теге олы юлдан ун-унбиш атлы бер обоз үтеп бара, — ди.
Итекче олы юл ягына күз төшереп кенә ала да аны-моны уйлап тормый:
— Әйе, — ди, — бик зур обоз үтеп бара икән шул, — ди. — Бер йөз илле атлы булыр, — ди.
Тегүче, бик шатланып:
— Бик шәп, бик әйбәт, — ди. — Мин үз ишемне таба алмый йөри идем әле, — ди. — Син миңа иптәш булырлык кеше икәнсең, — ди, — әйдә, — ди, — әнә шул алдагы авылга барып урнашыйк, — ди.
Авылга барып керү белән, теге тегүче итекчегә әйтә:
— Дус кеше, — ди, — син авылның бу башында кал, — ди, — ә мин, теге башына барып, берәр фатир алыйм, мин кием-салым, ә син итек тегәрсең, — ди.
Шулай итеп, болар икесе авылның ике башына барып урнаштылар.
Ярар, килик бу авылга. Бу авыл кара гына бер авыл булган икән. Үзең беләсең, элекке вакытларда авылларда хәзерге кебек клублар-фәләннәр булмаган бит инде.
Шулай, көннәрдән бер көнне авыл яшьләре урам буенча йөреп алай сугылганнар, болай сугылганнар да килеп кергәннәр, ди, әлеге тегүчегә.
— Абзый кеше, син күп җирләрдә йөргән, күпне күргән, син безгә берәр әкият сөйлә әле, — диләр икән тегеңә.
— Мин күп йөргән, күпне ишеткән кеше булсам да, әкият сөйли белмим, тыңласагыз, мин сезгә үзем күргән-белгәнне сөйлим, — ди икән тегүче.
Яшьләр бик шатланалар инде, кайсы сәкегә, кайсыберләре, идәнгә утырып:
— Сөйлә әле, сөйлә, — диләр тегеңәр.
Тегүче тотына сөйләргә:
— Мин, — ди, — бу тирә кешесе түгел, мин бик ерактан килгән кеше, — ди. — Безнең якларда, — ди, — таулар бик күп, — ди. — Безнең яктагы таулар башка як таулары тикле генә түгел, алар бик биекләр, — ди. — Менә безнең авылның тавыклары шул тау башларына менеп, күктән йолдызлар чүпләп, шул йолдызлар белән туенып торалар иде, — ди.
Китә сөйләп, китә сөйләп бу шулай дөньяда булмаган нәрсәләрне.
Яшьләр моның сөйләгәнен тыңлап-тыңлап утыралар да чыгып китәләр теге итекче янына: «Ул да дөнья күргән кешегә охшый, аның янына барып карыйк әле»,— диләр.
Барып керәләр, әйтәләр инде тегеңәргә:
—Тегүче карт шулай, шулай дип сөйләде, дөрес микән бу эш? — диләр.
Итекче белә бит инде боларга кемнең шулай ялганлаганын, ул бер дә аптырап тормый:
— Әйе, — ди, — булса булгандыр, — ди, — мин анысын белмим дә, тикшермим дә, — ди. — Мин күп йөрдем, күпне күрдем, — ди. — Анысы дөрес, — ди, — шулай да тавыкларның күктән йолдыз чүпләгәннәрен күргәнем юк әле, — ди. — Тик менә безнең авылның кучатлары (әтәчләре Ред.), айны тартып төшереп, урам буенда өстерәп йөртә торганнар иде, менә минем шуны күргәнем бар, — ди.
Менә шулай итеп, бу ике ялганчы, дөньяда булмаган нәрсәләрне сөйләп, гомер иткәннәр, ди, элекке заманнарда.
Фото:deita.ru
Читайте нас: