+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әни, укы, мин тыңлыйм!
19 апрель 2020, 12:00

Ай белән Кояш

Дуслар, ял көннәрендә бергәләп әкиятләр укуны дәвам итәбез. Ә бүген әкиятебез болай башлана. Бервакыт Ай белән Кояш бер урында гына торырга карар кылганнар...

Ай белән Кояш
Татар халык әкияте
Ай белән Кояш элек заманда гел бер җирдә генә тормакчы булганнар. Шуннан соң, бөтен кошларны җыеп, шул турыда җыелыш ясаганнар. Бөтен кошлар, боларның бер җирдә торуларына риза булып, шуңар кул куйганнар.
Болар арасында бары бер генә кош кул куймыйча калган, ди. Ул булган Ярканат. Бүтән кошлар Ярканаттан сораганнар:
- Бөтен кошлар кул куйганда, нилектән син генә кул куймадың? - дигәннәр.
- Кулны мин, - дигән Ярканат, - шул сәбәпле куймадым: Кояш белән Ай бер җирдә генә торсалар, җил бер генә яктан исәр, агачлар кәкре булып үсәрләр, игеннәр дә Кояш төшкән җирдә генә үсәр, Кояш төшмәгән җирдә үсмәс, - дигән.
Шуннан соң башка кошлар әйткәннәр:
- Дөрес әйтә шул. Кояш төшмәгән җирдә иген үсми инде ул, - дигәннәр.
Ай белән Кояшка икесенә дә бер җирдә тормаска, әйләнеп йөрергә дип карар чыгарганнар, ди. Шуннан соң Кояш әйткән Ярканатка:
- Мин сине үземнең яктылыгымда йөртмәм, - дигән.
Шунлыктан Ярканат көн яктысында чыгып йөри алмый икән. Аңа Ай сүз әйтмәгән, шуңа күрә ул Ай яктысында бик әйбәт йөри, ди.
Ай белән Кояшның болай әйләнеп йөрүен бөтен кош-кортлар, бөтен халыклар бик дөрес дип кабул иткәннәр, ди. Шуннан соң игеннәр дә яхшы була башлаган, ди.
Фото:zastavok.net
Читайте нас: