-4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әни, укы, мин тыңлыйм!
20 апрель 2020, 11:50

Кем көчле?

Бервакыт Нарый ялтырап торган боз өстендә таеп та киткән, әйләнеп барып та төшкән." Боз, син нидән болай көчле?" - дигән ул аптырап... Әкиятнең дәвамын сайтта укыгыз, дуслар.

Кем көчле?
(Татар халык әкияте)
Борын-борын заманда булган икән, ди, бер кеше. Бу кешенең исеме Нарый булган, ди. Көннәрән бер көнне Нарый чыгып киткән, ди, юлга. Бара да бара, ди, бу. Бара торгач барып кергән, ди, бу ялтырап торган боз өстенә. Боз өстенә барып керүе булган, аягы таеп, әйләнеп төшүе булган.
— Боз, син нидән болай көчле?
— Көчле булсам, — ди Боз, — мине Кояш эретә алмас иде, — ди.
— Кояш, син нидән көчле? — ди Нарый.
— Көчле булсам, мине Болыт капламас иде.
— Болыт, син нидән көчле?
— Көчле булсам, мине Яңгыр тишеп чыкмас иде.
— Яңгыр, син нидән көчле?
— Көчле булсам, — ди Яңгыр, — мине Җир сеңдермәс иде.
— Җир, син нидән көчле?
— Көчле булсам, мине Үлән тишеп чыкмас иде.
— Үлән, син нидән көчле?
— Көчле булсам, мине Сыер ашамас иде.
— Сыер, син нидән көчле?
— Көчле булсам, мине Пычак кисмәс иде.
Хәзер пычактан сорый инде Нарый.
— Пычак, син нидән көчле?
— Көчле булсам, мине Ут эретмәс иде.
— Ут, син нидән көчле?
— Көчле булсам, мине Су сүндермәс иде.
— Су, син нидән көчле?
— Көчле булсам, мине Кеше җиңмәс иде, ә ул мине җиңә,
тегермәннәр әйләндерергә җигә! — ди Су.
Шуннан соң Нарый, кешедән дә көчле нәрсә юк икән дип, үз юлына китә, шуның белән әкият тә бетә.

Фото:goru.travel
Читайте нас: