Исмәгыйльнең тамагы шеште. Температурасы күтәрелде, хәтта колак яфракларына хәтле уттай яна. Исмәгыйльнең үзеннән бигрәк, әнисе хафага төште. Чөнки алар атна башыннан Чаллыга кунакка барырга тиешләр. Инде билетларны да алып куйганнар иде.
Ә хәзер менә Исмәгыйльне хастаханәгә үк салып куймагайлары. Исмәгыйльнең анда ятып чыкканы бар. Утыргыч битенә энә кадап, тәмам җәфалап бетерделәр. Әнисе бу юлы да табибә апаны дәште. Озаклап тыңлап карагач, табибә апа: «Бал белән дәвалагыз, ике көннән сихәтләнер», — диде.
Әнисе, җылы сөткә бал туглап, Исмәгыйльгә эчертә башлады. Гаҗәп! Малайның хәле кичкә үк яхшырды. Әнә нинди тылсымлы көчкә ия икән ул бал!
Хәзер Исмәгыйль һәр чәчәк таҗына кунган бал кортына чын күңелдән сокланып, яратып карый. Аны кулына алып сөясе килә Исмәгыйльнең.