Әйе, Әдип – тәмлетамак. Тәмле-баллы кәнфитләрне бер утыруда килосы белән сыпыртып бетерә ала ул. Зур миски чаклы торты “ә” дигәнче юк итә ала. Туңдырмадыр, кайнатмадыр турында әйтеп тә тормыйм инде...
Тик менә өлкәннәр генә Әдипнең шундый ризыклар яратуын нигәдер өнәп бетермиләр.
— Син, нишләп, Әдип, кызлар шикелле баллыга тәкатьсез, ә? — дип йөдәтәләр.
Оятыннан кып-кызыл булган Әдип өстәлдән тозлы кыяр ала да, каударланып, аны батырларча чәйнәргә керешә...
Бервакыт ул көзгегә баккан иде, колаклары кызыл чөгендер төсле икәнен күреп чүт егылып китмәде. Җитмәсә, икесе тиң үтереп кычыта.
Әдипне дәваханәгә алып бардылар.
— Син, энекәш, — диде табиб, — кәнфит-прәннек күп ашама. Юкса, колакларың өзелеп төшәчәк. Ә колакларсыз, үзең чамалыйсыңдыр, яшәве җиңелдән булмас!
...Өч көн түзде Әдип. Дүртенче көнне, әтисе белән әнисе эшкә киткәч, өлкәннәр шикелле авыр сулап куйды да кәнфит савытына үрелде.
— Ярар ла, өзелсен колаклар, — диде ул үз-үзенә. — Үсәрләр әле кабат. Сөт тешләре кебек. Болары миңа күптән ошамый иде инде. Тырпаеп торалар шунда...
Кәнфитләр бик тәмле иде...
Фото:zen.yandex.ru/media/id/5bd840e3060b8d00aa9f82dc