Борын заманда бер алдакчы кеше булган, ди, теләсә кемне алдалый ала икән, ди. Үзен бик акыллыга санап йөргән тагын бер бай кеше бар икән, ди. Шул Кеше әйтә икән:
— Мин шул Алдарга очрасам, аны һич тә алдатмас идем, — ди икән.
Бервакыт бу Кеше юл буйлап барганда, күрә: юл буенда әлеге Алдар бер кәкре каенны терәтеп тора, имеш. Бу аның янына барып сораган:
— Дус, сине алдарга бик оста дип әйтәләр, мине дә алдый алырсыңмы икән, йә алдап кара әле,— ди. Алдар әйткән:
— Нигә сине алдый алмам икән? Бик тиз алдар идем дә, янымда алдар капчыгым юк шул, өйдә калды,— дигән. Бу Кеше, үзенең уяулыгына ышанып, Алдарга әйткән:
— Бар, өеңнән капчыгыңны алып кил, мин монда көтеп торырмын, — дигән. Алдар аңа әйткән:
— Өйгә бик кайтыр идем дә, менә бу каен аварга тора, китәргә ярамый бит, — дигән. Кеше бик үрсәләнеп:
— Зинһар, капчыгыңны китерсәнә, син килгәнче, каенны үзем терәтеп торырмын, — дип, кәкре каенны терәп калган.
Алдар шул китүдән кире әйләнеп килмәгән, ди. Ә бу Кеше әле дә булса кәкре каенны терәп тора, ди.
Фото: zen.yandex.ru/media/id/5ce825271fc32f00b38a86a4