Кырмыска, су эчәргә дип, чишмәгә килә. Дулкын аны, эләктереп алып, суга чак батырмый кала. Күгәрчен бер чыбык күтәреп бара икән, кырмысканың батканын күреп, ул чыбыкны чишмәгә ташлый. Кырмыска чыбыкка менеп утыра һәм котылып кала.
Моннан соң бер аучы, күгәрченне тотам дип, җәтмә кора. Кырмыска үрмәләп килә дә аның аягын тешләп ала — аучы, “эх” дип куя һәм җәтмәсен ташлый. Күгәрчен канат кагып очып китә.