+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әни, укы, мин тыңлыйм!
8 сентябрь 2021, 10:05

Дәфтәр белән ручка

Ап-ак буйлы-буйлы калын дәфтәр белән зәңгәр ручка һәрвакыт дус булганнар. Бергә әкият, шигырьләр язганнар, бик күңелле яшәгәннәр. Көннәрдән беркөнне ручка авырып киткән...

Дәфтәр белән ручка
Дәфтәр белән ручка

Ризидә Мөхәммәтҗанова

Дәфтәр белән ручка

Ап-ак буйлы-буйлы калын дәфтәр белән зәңгәр ручка һәрвакыт дус булганнар. Бергә әкият, шигырьләр язганнар, бик күңелле яшәгәннәр. Көннәрдән беркөнне ручка авырып киткән. Бер яза, бер яза алмыйча җәфалана. Туктап ял итеп ала да тагын язып карый, ләкин көннән-көн буявының төсе бетә икән. Шулай ул дәфтәрнең бер битен сызгалап беткәч, дәфтәр:

—Ни эшлисең, пычратып беттең бит инде?–дигән түзмичә.

—Мин пычратмас идем дә, авырмасам. Тиргәмә инде мине, әлегә яза алам бит.

—Я, ярар, яз алайса, – дигән, көрсенеп, дәфтәр.

Бервакыт ручка, шулай сызгалый торгач, дәфтәрнең битен тырнап ерткан, шул көннән алар ачуланышып, сөйләшми башлаганнар. Тик ручка гына, эше булмагач, дәфтәрне күзәтеп яткан, ди.

Дәфтәр икенче искиткеч матур агач ручка белән дуслашкан. Ул агачка башка ручкаларга охшамаган, озын саплы чәчәкләр төшерелгән, билле, тоткалы, башында матур башлыгы дә бар, ә үзе бигрәк мактанчык, ди.

Ул бик нык кабара торгач, эчендәге карасы бик тиз язылып беткән. Җитмәсә, дәфтәргә тап төшереп бетергән, үзе дә буялып беткән, ди. Дәфтәр хәтта елар чиккә җитешкән. Аны кызганып, зәңгәр ручка:

—Кайгырма, мин малайга әйтеп карармын, миңа әйбәт каралы яңа үзәк алыр, – дип юаткан.

Дәфтәр белән ручканың хуҗасы – укучы малай моны үзе дә аңлаган.Таплы битләрне алып ташлап, дәфтәрне тәртипкә китергән, ручкага яңа үзәк куйган. Шул көннән дәфтәр белән ручка тагын да ныграк дус булып, беркайчан да аерылышмаганнар, ди. Малай белән бергә яңадан тагын да матуррак әкият, шигырьләр чыгарганнар, ди. Малай үзенең ярдәмче дусларын кадерләп кенә тота, ручканың карасын алыштырып тора, ди.

 

Фото:adverti.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: