+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әни, укы, мин тыңлыйм!
9 сентябрь 2021, 10:10

Койрык

Яшәгән, ди, бер тычкан малае, исеме Пи-пи икән моның. Шул тычкан малае көннәрдән бер көнне бакчада шалкан тапкан.

Койрык
Койрык

Шалканның койрыгы бар икән. Ул койрык бик озын, матур, сыгылмалы булган.

— Менә ичмаса бу койрык дисәң дә койрык! Мондый койрыгым булса, мин бөтен тычкан малайларыннан уздырыр идем.

Минеке шикелле койрык бүтән беркемдә дә булмас иде! — дигән Пи-пи.

Тычкан малае үз койрыгын ташлаган да, аның урынына шалкан койрыгын тагып, урамга чыккан. И-и мактана, ди, бу яңа койрыгы белән! Койрыгын, чыбыркы шикелле шарт та шорт китереп, уңга да селки, сулга да селки икән.

Башка тычкан малайлары аннан:

— Каян алдың мондый тәмле исле койрыкны? — дип сораганнар.

— Бу тәмле исле койрык түгел, бу — иң яхшы койрык! — дигән Пи-пи һәм өйләренә кайтып киткән дә, кояш чыккач,

йокларга яткан.

Төн җиткәч, Пи-пи уянган. Уянгач ашыйсы килгән. Шунда борынына шалкан исе кергән. Караса, янында гына бик тәмле шалкан койрыгы ятканын күргән. Түзмәгән, бик рәхәтләнеп, тамагы туйганчы ашаган да ашаган.

Бервакыт караса, шалкан койрыгы да юкка чыккан, үз койрыгы да калмаган.

 

Әхәт Гаффар

 

Фото:pets2.me

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: