Сеңлем ярты юлга җитәр-җитмәс, эчәсем килә, дип шыңшый башлады.
Нәнәем: «Я түз, кызым, әнә, урман якын гына. Урманга кергәч тә туйганчы чөмерерсең!» – дип аркасыннан кага-кага юатты аны.
Менә имәнлеккә килеп җиттек. Тар гына сукмак буйлап бераз баргач, ни күзләрем белән күрим, тәгәрмәч, ат тоягы эзе калган чокырчыкларга су тулган. Ә тирә-якта зәп-зәңгәр кыңгырау чәчәкләре кебек зәңгәр күбәләкләр очып йөри. Алар да сусаган икән. «Су эчәргә җыелганнар!» – дип куйды нәнәкәем. Сеңлекәшем, бар дөньясын онытып, җиргә чүгәләде, мин дә игътибар белән аска карасам – ат тоягы эчендәге яңгыр суында әллә ничәмә кеп-кечкенә кортлар мыж килеп тора.
Нәнәем: «Бәбкәм, кәрешкәңә тутырып ал да башыңдагы яулыгың аша сөзеп эч! – диде. — Бел! Судан да чиста нәрсә юк ул! Рәхмәт әйтеп кит суга!»
Үзе догасын укый-укый алга атлады. Ә яңгыр суы, җылы булса да, бик тәмле төсле иде...
(Нәнәем сабаклары хикәяләр циклыннан)
Фото:gorod-che.ru