Алмалар бик пешкән, татлы, сусыл җимешләр иде. Берничә сәгатьтән соң аталары, балаларын янына чакырып:
«Алмаларны нишләттегез?» — дип сорады.
Өлкән угълы әйтте:
— Әти! Мин алмамны ашадым. Эчендәге орлыкларны җыеп куйдым. Бакчабызга чәчеп, алма агачы үстермәк буламын.
— Яхшы иткәнсең, угълым! — диде ата.
Уртанчы угълы әйтте:
— Мин алманы ашадым. Бик тәмле, татлы җимеш икән. Әтиемә Хак Тәгалә исәнлек бирсен дип дога кылдым.
Атасы янә: «Яхшы иткәнсең, угълым!» — диде.
Өченче угълы Гали атасына карап әйтте:
— Алманың яртысын ашадым.
Атасы әйтте:
— Яртысын нишләттең?
Гали куркып, кызарып әйтте:
— Күршебезнең угълы Вәли авырып ята. Барып, яртысын аңа бирдем. Бик куанды, дога кылды.
— Бәрәкалла, угълым! Син бигрәк тә яхшы иткәнсең! — дип, атасы Галинең битеннән, күзләреннән үпте.
Дәрдемәнд
Фото:goodfon.ru