+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әни, укы, мин тыңлыйм!
16 сентябрь 2021, 10:05

Ике песи

Ике песи очрашкан, ди. Берсе бик тә ябык, икенчесе үтә симез, көч-хәл белән кузгала икән...

Ике песи
Ике песи

Ризидә МӨХӘММӘТҖАНОВА

Ике песи

Әкият

Ике песи очрашкан, ди. Берсе бик тә ябык, икенчесе үтә симез, көч-хәл белән кузгала икән.

Симезе:

—Кайдан киләсең, кая юл тотасың, нигә болай ябыктың? – дип сорашкан, ди, имеш.

Ябыгы:

—Хуҗам минем бик карт иде бичара, үлеп китте. Тотып ашарга хәтта тычкан да юк. Ул исән булганда да ризык бик такы-токы иде. Салкын өйдән берүзем монда нәрсә эшлим, дип чыгып киттем.

Ул шундый кызганыч итеп сөйләгән, елаган, ди. Симез песи дә кушылып еларга тотынган.

—Ә син кая юл тотасың? Күреп торам, тормышың арудыр.

—Әйе, мин сыр, ит, сөт, хәтта шоколад, тәм-томнар ашап кына яшәдем. Бай малаена песи алып кайткач, миңа көн бетте. Малай тик шул песи баласы белән генә уйный башлады. Мине койрыгымнан тартып йөртә, типкәли, ыргыта, җитмәсә, ашатмый. Бай малай песи баласын үтә нык иркәләп аздырды шикелле. Ул үзен начар тота башлады, юньсез кыланды, килешмәгән эшләр эшләде. Аның аркасында миңа эләгә башлагач, мин дә түзмичә этләшергә керештем. Яңгыр яуган көнне малайның ап-ак түшәгеннән пычрак аякларым белән йөреп чыктым. Минем эз тимәгән җир калмады.

― Рәнҗеткән өчен үзеңнән үч ала, икесен дә тигез ярат, – диде.

—Хе-хе-хе! — дип көлде малай. Әнисе китү белән койрыгымнан тартып урамга чыгарып ыргытты. ― Өйгә керәсе булма, бөтенләй кайтмасаң да ярый! – диде.

—Ни эшлибез инде хәзер? – дип тиргәде аны әнисе.

—Әйдә, бергә яшик. Киттек, тәүдә минем хуҗаның өенә кайтабыз, берәр әмәлен табарбыз әле, – диде ябыгы.

Кайтып барганда алар кыргый тычканнар оясына тап булганнар. Туйганчы ашагач, өйгә кайтканнар. Монда куркыныч түгел икән дә, яшәргә була, дип куанганнар. Шул көннән алып бергә тату, бердәм булып, сунарчылык итеп яшиләр икән, ди, имеш.

Ә сез песиләрне рәнҗетмисезме, балалар? Югыйсә, алар да сезне ташлап чыгып китәрләр.

 

Фото:ru.depositphotos.com

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: