+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әни, укы, мин тыңлыйм!
18 сентябрь 2021, 09:25

Ике ялкау

Әүвәлге заманда булган, ди, ике ялкау кеше. Болар бер тапкыр барганнар, ди, урманга. Ул урманда бик тәмле җимешләр бирә торган алма агачы үскән, ди. Болар, бара торгач, шул алма агачын күргәннәр...

Ике ялкау
Ике ялкау

Ике ялкау


(Татар халык әкияте)


Әүвәлге заманда булган, ди, ике ялкау кеше. Болар бер тапкыр барганнар, ди, урманга. Ул урманда бик тәмле җимешләр бирә торган алма агачы үскән, ди. Болар, бара торгач, шул алма агачын күргәннәр. Олырагы әйткән, ди:

— Әйдә, без бу алма агачын селкетик тә алмасын коеп ашыйк, — дигән.

Кечерәге әйткән:
— Иренмичә аны селкеткәнче, әйдә, ичмаса, астына кереп ятыйк, — дигән.

Болар шулай дип, алма агачының күләгәсенә кереп ятканнар, ди. Байтак яткач, олысы, карыны ачканга чыдый алмагач, тагын әйткән, ди:
— Ай, авызыма бер генә алма төшсәче! — дигән, ди.

Кечесе әйткән, ди:
— Авызга төшсә, аны иренмичә ашыйсы да бар бит әле, мин булсам, авызыма төшсә дә чәйнәмәс идем, — дигән, ди.

Шулай итеп, алар ач көе өйләренә кайтып киткәннәр, ди.

Фото:divo-dacha.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: