-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әни, укы, мин тыңлыйм!
23 сентябрь 2021, 14:40

Хайваннар бәхәсе

Сыер, Ат һәм Эт, хуҗа кайсыбызны ныграк ярата дип, үзара бәхәсләшеп киткәннәр...

Хайваннар бәхәсе
Хайваннар бәхәсе

Хайваннар бәхәсе

Сыер, Ат һәм Эт, хуҗа кайсыбызны ныграк ярата дип, үзара бәхәсләшеп киткәннәр.

— Билгеле, мине ярата, — дигән Ат, — мин аның җирен сукалыйм, тырмалыйм, урманнан утын ташыйм, миңа утырып, шәһәргә бара. Миннән башка әллә кайчан харап булыр иде инде ул.
— Юк, хуҗа мине ныграк ярата, — дигән Сыер, — мин аның бөтен семьясын сөт белән туйдырам.
— Юк, мине, — дигән Эт, — мин аның йортын саклыйм.

Хуҗа бу бәхәсне тыңлап торган да шулай дигән: "Юкка бәхәсләшеп тормагыз, сезнең барыгыз да миңа кирәк, сезнең һәрберегез үз урынында яхшы".

Константин Ушинский буенча

 

Фото:az.lib.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: