Барлык яңалыклар
Әни, укы, мин тыңлыйм!
28 сентябрь 2021, 11:10

Шалкан

Әкиятләр укырга яратучы дусларыбызга - күчтәнәч. Урыс халык әкиятен бергәләп укыйк!

Шалкан
Шалкан

Шалкан


(Урыс халык әкияте)


Бабай шалкан утыртты. Шалкан көн үсте, төн үсте, бик зур булды, күперде. Атналар, айлар үтте, җәй үтте, көз җитте. Бабай шалканны йолкырга кереште. Тарта, тарта — шалкан чыкмый.
Бабай, шалканны үзе генә тартып чыгара алмагач, ярдәмгә әбине дә чакырды. Әби — бабайга, бабай шалканга тотынды. Әй тарталар, әй тарталар — шалкан һаман чыкмый.
Әби булышырга кызын чакырды. Кыз — әбигә, әби — бабайга, бабай шалканга тотынды. Тартырга керештеләр болар. Әй тарталар, әй тарталар — шалкан чыкмый да чыкмый. Әбинең кызы шалканны тартышырга Акбайны чакырды. Акбай — кызга, кыз — әбигә, әби — бабайга, бабай шалканга тотынды. Әй тарталар, әй тарталар — шалкан һаман чыкмый, селкенми дә.
Акбай ярдәмгә песине чакырып килде. Песи — Акбайга, Акбай — кызга, кыз — әбигә, әби — бабайга, бабай шалканга тотынды. Тартырга керештеләр. Әй тарталар, әй тарталар — шалкан һаман да чыкмый.
Песи тычканны чакырып китерде. Тычкан — песигә, песи — Акбайга, Акбай — кызга, кыз — әбигә, әби — бабайга, бабай шалканга ябышты. Әй тарталар, әй тарталар. Җыйнаулашып тарта торгач, шалкан түзмәде — төбе-тамыры белән каерылып чыкты.

 

Фото:centerjiva.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: