+7 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әни, укы, мин тыңлыйм!
3 октябрь 2021, 11:15

Сөбханалла!

Истә, әле дә истә. Әниемнәр, ат җигеп, икенче авылга кунакка, дөресрәге – бәби туена китте. Нәнәемне авыз ачарга чакырдылар. Ул күршеләргә кереп китү белән ике энекәшем, иркенлектән файдаланып, йөгерешеп уйнарга тотындылар гына бит, әй...

Сөбханалла!
Сөбханалла!

Дилә Булгакова

Сөбханалла!

Истә, әле дә истә. Әниемнәр, ат җигеп, икенче авылга кунакка, дөресрәге – бәби туена китте. Нәнәемне авыз ачарга чакырдылар. Ул күршеләргә кереп китү белән ике энекәшем, иркенлектән файдаланып, йөгерешеп уйнарга тотындылар гына бит, әй. Алар артыннан ике сарык бәрәне дә йөгерә. Тышта салкын иде, гыйнвар ае. Шуңа да бәрәннәрне өйдә асрыйбыз. Я, Хода, кече энемнең мич башыннан ястык өстенә сикерүе булды, тегесе уртага ярылды да, мамык бураны кубып, кечкенә бүлмә түрен каплап алды.

Бәрәннәр дә, энекәшләр дә ак мамыкка батты. Күп тә үтмәде, кулъяулыкка бәлеш төпләре төреп, нәнәем кайтып керде. Тупса аша атлау белән: «Сөбханалла, сөбханалла! Каз өмәләре күптән бетте бит инде. Бу сезме, ак җен балалары? Тагын нинди зыян эшләдегез икән?» – диде. Мич артындагы яңа ястыкның ярылганын күргәч, кулындагы яулыкка төргән бәлеш төпләре лап итеп идәнгә төшеп китте дә, пыр итеп, мамык бураны бөтерелеп куйды. «Әй, ак мамык җеннәр! Ягез әле, ястыкны ничек туздырдыгыз, шулай берәмләп җыегыз!» – нәнәем тавышын күтәрми генә әйтте моны. Аннары: «Әгәр әтиегез кайтса, әнә, матчага күз салыгыз – яңа талчыбык көтә, төшәр!» – дип өстәде. Без өчәү бергә берәмләп тә, учлап та төн буена мамык чүпләп җыйдык. Эш моның белән генә бетмәде, икенче көнгә дә калды. Ярый әле әтиләр шул төнне генә кайтмадылар.

Шунысы кызык: кара сарык бәрәннәре дә ап-ак булып беткән. Аска ястык түгел, каты юрган җәеп сәкедә йокла­ган да истә калган...

Нәнәемнең мамык буранлы өе, ак бәрәннәре сагындыра, валлаһи!

Фото:agro7group.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: