+1 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әни, укы, мин тыңлыйм!
8 октябрь 2021, 13:50

Камилнең каникуллары

Кызлар-малайлар! Туймазы районында яшәүче Мәдинә апагыз Ихсанова "Әллүки"не яратып укучы балаларга бик кызыклы хикәя-бикәя язып җибәргән. Әйдәгез, бергәләп укыйк!

Камилнең каникуллары
Камилнең каникуллары

Камилнең каникуллары

Хикәя-бикәя

Камил күтәренке кәефтә кайтып керде. Күптән көткән кышкы каникул көннәре килде. Камил көзгегә карый-карый киенде.

Күчтәнәчләрен күтәреп, картәтисе, картәнисе кырына кунакка кайтып китте.

Картлар Камилне күреп куандылар. Каралты кырларын калын кар катламы күмеп киткән. Картәтисе картаеп киткән, кул көче кимегән. Камил кулына көрәк күтәреп, кар көрәргә кереште.

Кышкы көнне кар көрәргә күңелле.

Кар көрәгәч,  күтәреп, кырга куяннар күзәтергә китте. Куяннар Камилнең килгәнен көткән кебек, каты кар катламына китереп куйган кишерләрне кетердәтеп, куана-куана кимерергә керештеләр.

Камил кар катламында, кемнеңдер күмеп куйган капканын күреп калды. Көяләнеп куйды. Капканны коралсызландырып, кырыйгарак күчереп күмеп куйды. Куяннар кырыннан кичләтеп кенә кайтып китте.

Караңгыга калгач, картлар Камилне көяләнеп көткәннәр.

Каникул көннәре көннән-көн кими, калага кайтып китәргә кирәк.

Камилнең картларны, куянннарын калдырып китәсе килми. Күңелсезләнеп кенә кайтып китте.

Камилне калада көткәннәр. Кышкы каникул көннәре кыска кебек күренде Камилгә.

Мәдинә Ихсан.

Фото:e1.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: