+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әни, укы, мин тыңлыйм!
10 октябрь 2021, 10:15

Айсылу

Әтисе Гүзәлгә курчак алып кайтты. Исеме дә бар — Айсылу исемле.

Айсылу
Айсылу

Айсылу

Әтисе Гүзәлгә курчак алып кайтты. Исеме дә бар — Айсылу исемле.

— Иптәшләрең белән бергәләп уйнарсыз, — диде әтисе.

Әй сөенде, әй шатланды соң Гүзәл! Җитен чәчле, зәңгәр күзле курчагын бер генә дә кулыннан төшермәде. Җайсызрак тотканда, Айсылу:

— Ән-нә, ән-нәү-ү... — дип тавыш та бирә белә иде.

Бүген ял көне. Гүзәлне бакчага илтмәделәр. Ул, сөенеп, Айсылу белән уйный гына башлаган иде, урам яктан күрше кызы

Рәйханәнең тавышы ишетелде:

— Гүзәл, әйдә, уйнарга!

Кыз, тиз-тиз киенде дә урамга йөгерде. Айсылуның:

— Мине дә алып чык, бергә-бергә уйнарбыз, — дип, курчагының ялварып карап калуын да күрмәмешкә салышты.

— Әйем лә, синең белән үзем генә уйнармын, — дип, ашыгып, ишекне япты. Чөнки Рәйханәнең курчак белән уйнавын теләмәде ул. Урамда комнан әллә нәрсәләр, әллә нәрсәләр ясап бетерделәр. Тора-бара Гүзәл курчагы турында тәмам онытты.

Өйгә кергәч кенә, янә хәтеренә төшерде, йөгереп килеп, Айсылуны кулына алды.Чү! Ни булган аңа? Кулга алуга:

— Ән-нәү-ү, тимәү-ү! — дигән сыман ыңгырашты да күзләрен йомды.

— Әни, әнием, — дип, алгы бүлмәгә йөгереп керде Гүзәл. — Айсылу минем белән уйнарга теләми.

Әнисе, сынап, кызына карады.

— Әллә үпкәләттеңме үзен?

Гүзәл ни дияргә белмәде. Бары шунда гына әтисе әйткән сүзләрне исенә төшерде. «Иптәшләрең белән бергәләп уйнарсыз...» — дигән иде бит.

Гүзәл курчагының чәченнән йомшак кына сыйпап алды:

— Син ачуланма инде, икенче тапкыр сине дә дусларым янына алып чыгармын... — диде.

Айсылу әйтерсең лә шуны гына көтеп торган, ул зәңгәр күк йөзе төсле күзләрен ачып җибәрде.

 

Рафис Гыйззәтуллин

 

Фото:nastroy.net

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: