+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әни, укы, мин тыңлыйм!
15 октябрь 2021, 15:10

Кукиш күрсәтүче малай

Бүгенгедәй исемдә, таңнан пар атта зур апа (әниемнең сеңлесе) җизнәм белән бергә безгә кунакка килде. Кичен әнием сыер савып һәркайсыбызга сөт эчереп беткәч, зур апа, уф Алла да уф Алла, дип, эче авыртканына зарланып, сәке өстенә менеп ятты...

Кукиш күрсәтүче малай
Кукиш күрсәтүче малай

Дилә Булгакова

Кукиш күрсәтүче малай

Бүгенгедәй исемдә, таңнан пар атта зур апа (әниемнең сеңлесе) җизнәм белән бергә безгә кунакка килде. Кичен әнием сыер савып һәркайсыбызга сөт эчереп беткәч, зур апа, уф Алла да уф Алла, дип, эче авыртканына зарланып, сәке өстенә менеп ятты. Әһә, мин әйтәм, кулын юмаган, эченә җен кереп утырган. Янына барып: «Нигә инде Фатыйма сабыны белән кулыңны юмадың ашар алдыннан? Шуның өчен эчең авырта», – дип әйтәсем, юатасым килде. Әмма әни: «Я, кызым, энеләрең белән күршеләргә кер!» – дип әйтеп өлгерде. Тиз генә киендерделәр дә барчабызны өйдән чыга­рып җибәрделер. Ә үзләре су җылытып, унлы лампаны кабызып, ап-ак чүпрәк хәзерләп, зур самавырга куз салып калдылар. Әнкәй мунча ягарга йөгерде.

Без ике көн буе күрше апаларда көлеп, шаярып яшәдек. Бәрәңге пәрәмәчләре пешереп, барыбызны да сыйладылар. Менә өченче көнне генә мин алдан өйгә кайтып керсәм, ни күрим, матчадагы зур кадакка кидерелгән пружинада бишек тирбәлеп тора. Моңарчы өй башында аунап яткан бәллү ләбаса бу. Бәләкәй чагымда мин шунда йоклаганмын. Ә хәзер анда йодрык кадәр генә бер бәби йоклап ята. «Апа, апа, кайдан бу кунак?!» – дигән идем, зур апам: «Өй башындагы бишеккә кергән дә йоклаган, менә зур-зур үссен өчен үзен алып төштек әле!» – диде. «Зур апа, күрсәт әле тәпиләрен!» – дигәч, ул, яңа гына йокысыннан уянган бәләкәчне сәкегә салып, биләвен чишеп ташлады. Якынрак барып карасам, малай кукиш күрсәтеп ята. Еладым да җибәрдем. Минем бишеккә хуҗа булган да миңа йодрык төйнәгән. Гарьлегемнән такмаклап-такмаклап еладым. Нәнәем аркамнан куллары белән йомшак кына сөеп: «Я, елама, кызым, – дип тынычландырды. – Әгәр минем апамны күрше малайлары җәберләсә, менә аларга кукиш, дип ята бит ул, тәпи атлап киткәч тә яклаша башлыйм, ди, шуңа ачуланып йодрыгын төйнәгән», – дип юатты.

Шулай да мин аны барыбер башта яратып бетермәдем, өй башыннан алып төшкән кукиш күрсәтүче бу малайны зур апакаем да, әнкәем дә миннән ныграк яраткан төсле булып тоелды.

 

Фото:cyrillitsa.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: