+9 °С
Болытлы
Лев Толстой
Төлке белән Кысла
Әкият
Төлке Кыслага әйтә:
— Әйдә, узышабыз! — ди.
— Әйдә, узышабыз! — ди Кысла да.
Йөгереп китәләр.
Төлке алдан чабып китә, ә Кысла аның койрыгына ябыша.
Төлке билгеләнгән урынга барып җитә дә борылып карый, койрыгын селкеп куя, ә Кысла койрыктан ычкынып төшә дә Төлкегә әйтә:
— Мин сине монда күптән көтәм инде, — ди.
Фото:skazkibasni.ru