Барлык яңалыклар
Әни, укы, мин тыңлыйм!
8 ноябрь 2021, 12:05

Ковид дөнья буйлап котыра...

Балалар өчен коронавирустан мәҗбүри вакциналаштыру кертүче беренче ил билгеле.

Ковид дөнья буйлап котыра...
Ковид дөнья буйлап котыра...

Коста-Рика биш яшьтән алып 11 яшькә кадәрге балалар өчен коронавирустан мәҗбүри вакциналаштыру кертергә ниятли. Бу хакта шимбә көнне, 6 ноябрьдә, карар кабул ителде, дип хәбәр итә илнең Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Балаларны вакцинациналаштыру 2022 елның мартында башланачак. Ил хакимияте ассызыклавынча, карар “балалар һәм үсмерләр мәнфәгатьләрен тәэмин итү принцибы нигезендә” кабул ителгән. Карарны вакциналаштыру һәм эпидемиология буенча комиссия раслаган.

Октябрь аенда Коста-Рика Pfizer компаниясеннән 3,5 миллион доза вакцина сатып алу турында игълан итте. Шуларның якынча 1,5 миллионы балалар өчен прививка ясатуга тотылачак. Гомумән алганда, ил 12,5 миллион доза вакцина сатып алган, дип яза “The Tico Times” басмасы.

 

Фото: iz.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: