Тавык белән Сарык
Болгар халык әкияте
Бер Тавык беркөнне йомырка салып төшкән дә кытакларга, мактанырга тотынган:
— Һәммәгез дә тизрәк минем янга килегез! Карагыз нинди матур, нинди ак йомырка салдым! — дигән.
Ә аның янында кечкенә кара бәрәне белән тыйнак кына бер Сарык ята икән. Ул бернәрсә дә дәшмәгән. Тавык аның яныннан горур гына үтеп киткән һәм:
— Нигә син минем матур ак йомыркамны килеп карамыйсың? Син андый йомырканы сала да алмыйсың бит! — дигән.
— Хуҗаларга һәркем үзе булдыра алганча файда итә, Тавык сеңелкәш. Син аңа йомырка салып бирдең, ә мин бәрән китердем.
Ләкин мин моның белән бер дә мактанмыйм.
— Сөйләдең сүз, минем йомыркам кыйммәтме да, синең бәрәнең кыйммәтме! — дигән Тавык.
— Әнә безнең хуҗа килә — аннан сорыйк.
Хуҗа бәхәснең нәрсә турында барганын аңлап алган да Тавыкка:
— Нигә син дөнья бетереп кытаклыйсың? — дигән. — Йомырка салдым дип мактанасыңмы? Бер бәрәнгә синеке шикелле ике йөз йомырка алып була! Үзең уйлап кара: әгәр син бер йомырка өчен шулкадәр зур тавыш куптаргач, бәрән кадәр бәрән китергән Сарыкка нишләргә кала?
Фото:firestock.ru