-2 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әни, укы, мин тыңлыйм!
21 ноябрь 2021, 13:10

Карлар ява

Тышта ап-ак кар ява. Агач ботакларына мамыктай йомшак бәс куна. Бакча аеруча ямьләнеп киткән. Илгизәргә бу күренеш бик ошады.

Карлар ява
Карлар ява

Госман Бакир

Карлар ява

Хикәя

Тышта ап-ак кар ява. Агач ботакларына мамыктай йомшак бәс куна. Бакча аеруча ямьләнеп киткән.

Илгизәргә бу күренеш бик ошады. Ул, чанасын алып, урамга чыкты. Алар, күрше малайлары белән бергәләп, бакча артындагы куаклыкта туйганчы уйнадылар. Йомшак карны тәгәрәтеп, шар ясадылар. Ап-ак шар тәгәрәгән саен калыная, зурая барды.

Балалар куандылар:

— Ай-яй, нинди матур булды!

— Әйдә, тагын тәгәрәтик әле!

— Әйдә, әйдә!

Балалар кардан ак аю һәм Кар бабай сыны ясап куйдылар.

Аларның шатлыгы тагы да арта:

— Кулына таяк тоттырыйк!

— Күзенә күмер куйыйк!

— Борын да ясыйк! Борыны кып-кызыл булсын!

Балалар шулай эшләделәр дә. Берсе өйдән кишер алып чыкты. Шуннан Кар бабайга борын ясап куйдылар. Аннан соң үзләре читтән карап, рәхәтләнеп көлештеләр.

 

 

Фото:afanasy.biz

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: