+20 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әни, укы, мин тыңлыйм!
20 декабрь 2021, 10:40

Кыш белән Җәй ничек күрешкән? Люция Әблиева

Бик күп еллар Кыш белән Җәй очрашмый-күрешми яшәгәннәр, ди. Бер-берсе хакында Көз, я булмаса Яздан гына ишетеп белгәннәр, имеш.

Кыш белән Җәй ничек күрешкән? Люция Әблиева
Кыш белән Җәй ничек күрешкән? Люция Әблиева

Кыш белән Җәй ничек күрешкән      

Әкият  

Бик күп еллар Кыш белән Җәй очрашмый-күрешми яшәгәннәр, ди. Бер-берсе хакында  Көз, я булмаса Яздан гына ишетеп белгәннәр, имеш. Чөнки Көз башланып кына киткән мәлләрдә, Җәй аңарга еш кына килгәләгән. Ә Яз китеп барганда, Җәй белән шактый гына аралашыр вакыт тапкан. Кыш белән дә Яз  һәм Көзнең нәкь шундый ук диярлек танышлыгы булган. "Җәй ул шундый ямьле - ямь-яшел!» - дигәндә, ап-ак Кыш аптырап, мондый күренешне күз алдына да китерә алмый икән.  «Кышның аклыгыннан күзләр камаша!" - дип сөйләгәндә, Җәй дә үз чиратында, таңнар калып тыңлый торган булган.

  Җир шары  үз күчәрендә һәм Кояш тирәсендә әйләнә торган, көн артыннан төн, ел артыннан ел  үткән. Кыш белән Җәйнең күрешү теләге бер дә сүрелергә таба түгел икән, ди. Уйлый торгач, тәки чарасын тапканнар бит! Җәйге бер көндә күк йөзен кар болытлары каплап киткән дә, Җир өстенә кар ява башлаган. Кышның Җәйгә кунакка килүе булган икән бу. Ләкин ул озак тормаган. Чөнки аңа эссе ярамаганын   барыбыз да беләбез бит, шулаймы? Азга гына килсә дә, күңеле булган ди, Кышның. Кунак ашы - кара-каршы дигәндәй, Җәйне  үзенә чакырып киткән. Кайчагында кыш көне яңгыр яуганын күзәткәнегез бармы? Аңлагансыздыр инде, нәни дусларым, бу Җәйнең дусты Кыш белән  күрешү мизгелләре!

 

Люция Әблиева

 

Фото: lipetskmedia.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: