Барлык яңалыклар
Әни, укы, мин тыңлыйм!
15 гыйнвар 2022, 09:25

Гали чебеш чыгара

Күрше кызы безгә йөгереп килеп керде дә: «Апа җаным (ул миннән ярты яшькә кече), әйдә тизрәк! Гали чебеш чыгара!» – дип яшен тизлегендә ишектән кабат урамга атылды.

Гали чебеш чыгара
Гали чебеш чыгара

Дилә Булгакова

Гали чебеш чыгара

Хикәя

Күрше кызы безгә йөгереп килеп керде дә: «Апа җаным (ул миннән ярты яшькә кече), әйдә тизрәк! Гали чебеш чыгара!» – дип яшен тизлегендә ишектән кабат урамга атылды. Мин дә абыйның зур галошлы пимасын кидем дә, әнинең мамык шәлен генә бәйләп, тышка ашыктым. Күтәрмәдән төшүем булды, авыр пимага абынып егылдым, нәнәемнең күлмәк итәгеннән теккән чәчәкле күлмәгем пычранды. Шулай да еламадым.

Галиләргә барып керсәм, ул сәке өстендә ята. Күзләре кызыл, шешенгән. Янында утырган кечкенә сеңлесе: «Абы-качымның тәпиләре чебеш чыгара. Әти аны өшкерде», – ди. «Ничек өшкерде соң?» – дип кызыксынган идем, кызый матчадагы талчыбыкка күз салып: «Әтием, башкача ялантәпи йөрмә чебеш чыгарганчы, дип өшкерде», – ди.

Күп тә үтмәде, монда нәнәем дә килеп керде. Ул чоланыбыздагы кипкән үләннәр учмасын китергән. Шулар өстенә кайнар су коеп төнәтмә ясагач, Галине таска бастырды. Соңыннан аның чебешле тәпиләрен каз мае белән майлап куйды. Галинең ярылып шешенгән аякларыннан пип-пип итеп торган сап-сары чебешлер чыкмады. Менә шунысы бик-бик кызганыч булган иде шулчакта.

 

Фото:pikabu.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: