+19 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Я тагын өзелер...

Беркөнне нәнәемнең дисбесе өзелде. Мин тезләнеп утырдым да идәнгә коелган төймәләрне берәм-берәм җыеп тезәргә тотындым.

Я тагын өзелер...
Я тагын өзелер...

Дилә Булгакова

Я тагын өзелер

Хикәя

Беркөнне нәнәемнең дисбесе өзелде. Мин тезләнеп утырдым да идәнгә коелган төймәләрне берәм-берәм җыеп тезәргә тотындым. Тезеп беткәч санап карасам, егерме тугыз гына төймә чыга. Мин бик озак уйлап тормадым, әниемнең муенсасыннан биш төймәне өзеп алып өстәдем дә тиз генә дисбене урынына элеп куйдым.

Нәнәем ихатадан өйгә кергәч, намазлыгын җәеп, дисбе тарта-тарта догаларын укырга утырды. Ә мин кулларымны кесәгә тыккан идем, шаккаттым: аннан дүрт төймә килеп чыкты. Котларым очты, гөнаһтан курыктым. Ялгыш бер төймәне артык тезгәнмен бит. Мәктәптә дә математикадан «өчле» генә ала идем шул. Дисбе төймәсен дә саный белмәгән өчен «икеле» куярга кирәк иде әле, дип уйладым эчтән генә.

Икенче көнне нәнәем каз бәбкәләрен карарга чыгу белән, чит төймәләрен алып, дисбегә кабат үз төймәләрен тездем. Өстемнән тау төшкәндәй булды. Аллага шөкер! Нәнәем белмәде. Аның дисбесенә башка бер дә тотынмадым. Я өзелер тагын...

 

Фото:pixabay.com 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в