+17 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әни, укы, мин тыңлыйм!
10 февраль 2022, 11:40

Ил төкерсә, күл була

Шамил, кулбашына тимераякларын асып, ишек тоткасына үрелгән генә иде, капка төпләренә утын төялгән КамАЗ машинасы килеп туктады.

Ил төкерсә, күл була
Ил төкерсә, күл була

Гөлназ ГАФАРОВА

Ил төкерсә, күл була

Хикәя

Шамил, кулбашына тимераякларын асып, ишек тоткасына үрелгән генә иде, капка төпләренә утын төялгән КамАЗ машинасы килеп туктады.

– Рәхмәт төшкере, әтиеңнең заказы килеп җитте. Улым, син хоккейеңа бармый тор инде бүгенгә. Әтиеңнәр кайтканчы, эш итәргә кирәк булыр бу утынны, – диде картәтисе аягына киез итеген кия-кия.

– Соң, картәти, бүген без түбән очлар белән уйнарга сөйләшкән идек. Бөтен авыл малайлары җыела, – Шамил авызын турсайтты.

– Картыең белән икәү генә булдыра алмабыз шул, үзең күрәсең: аягын чак сөйрәп йөри.

Шамилгә картәтисе белән килешергә туры килде.

Алар  урамга чыкканчы, машина, ярылган утынны бушатып, китеп тә барган. Үч иткәндәй, Рәшит белән Динар тимераякларын күтәреп, капка төбенә килеп бастылар.

– Дааа, малай,  эш! – Рәшит авызын ерды.

– Сез минсез уйнагыз бүген. Бара алмыйм.- Шамилнең сүзләре теш арасыннан сытылып, ишетелер-ишетелмәс кенә чыкты.

Малайлар аптырап калдылар.

– Ә без ташышсак? – диде Динар.

Рәшит, икеләнеп, иңсәләрен җыерды.

– Хәзер болай итәбез! – Динар кесәсеннән телефонын тартып чыгарды.

Унбиш минут үттеме икән, түбән очның 15ләп малае Шамилләрнең капка төбенә җыелып та өлгерде.

Хоккей уйнарга әзерләнгән малайлар, көлешә-көлешә, эшкә тотынды. Кемдер чаналарга төяп, кемдер ташып  торды. Арысалар, урыннарын алыштылар. Шамил, картәтисе, Рәшит утынлыкта мәш килде. Утын өю-үзе бер сәнгать булып тоелды малайларга. Гата бабай һәркайсын тигезләп, матурлап салды. Малайларга ничек өяргә икәнлеген күрсәтеп, өйрәтеп барды. Тигез, туры ярылмаганнарны бер як читкә тезде.

– Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, балалар. Эшләсәң, эш карышмый. Нинди генә эшкә алынсагыз да җиренә җиткереп, матур итеп эшләргә тырышырга кирәк. Миннән киткәнче, иясенә җиткәнче,  дип  кенә эшләргә ярамый. Вәт шулай.

Ике сәгать ярым вакыт эчендә бер машина утын утынлыкка кереп бетте.

– Һай рәхмәт төшкерләре, тәки булдырдыгыз! Хәзер инде, егетләр,  әбиегез пешергән аштан авыз итәргә нәкъ вакыты. Әйдәгез, аяк киемнәрегезне, өс-башларыгызны каккалап, өйгә рәхим итегез!

Малайлар ялындырып тормады: бер-берсенең өстен кагышып, берәм-берәм өйгә кереп тулдылар.

Өй эченә  борынны кытыклап, бәлеш,  итле аш, һинд чәе исе таралган.

– Оланнар, кулларыгызны юыгыз да, өстәл артына утырыгыз. Бик олы эштән коткардыгыз безне. Рәхмәтләр яусын үзегезгә! – дип, Гөлсем әби малайларны ачык йөз белән  каршылап, юыну бүлмәсенә озата торды.

Һәрчак шаярып сөйләшергә яраткан  “Кызык” кушаматлы Кәрим исә:

– Рәхмәтлек кенә булмады инде бу! – диюгә, барсы да пырхылдап көлеп җибәрде.

Бертуган абыйсы Сәлим, энесе өчен кызарып, пышылдап кына:

– Сантый, өлкәннәр белән шулай сөйләшәләрмени! Бер рәхмәт мең бәладән коткара! – дип  зурлар кебек әйтеп куйды.

Әмма Шамилнең  картәтисе шаяруны бик яратып кабул итте. Кәримнең аркасыннан сөеп:

– Менә шуңа күрә әбиегез тәмле үрдәк бәлеше өлгертте үзегезгә! – диде.

– Мин шаярып кына Гата бабай!

– Аңлыйм, балалар, аңлыйм! Сезнең кебек чакта да шаярып сөйләшмәгәч, ни була инде ул. Әйдәгез, утырышыгыз, эш батырлары!

Кай арада өлгергән диген, Гөлсем әби өстәлне зурайтып, залга ук әзерләп куйган. Ә анда нинди генә сый-нигъмәтләр юк! Битләре кып-кызыл булып, уттай янган малайларның авызлары ерылып китте. Кәрим түзмәде, телен шартлатып:

– Гата бабай, сезгә иртәгә дә утын китермиләрме? Без тагын килер идек!– дип куйды.

Малайларга җитә калды,тагын шаркылдап көлеп җибәрделәр.

– Җитешегез, оланнар! Эшләгәндә йөрәгегез җилкенсә, ашаганда колагыгыз селкенсен! – Гөлсем әби дә малайларга кушылып, кеткелдәп көлә-көлә, токмачлы аш янына бәлеш чыгарып утыртты. Малайлар ялындырып тормады, сыйны сыпырта тордылар.

– Карчык, чын батырлар үсеп килә авылда! Сөбханалла, күз тимәсен үзләренә. Бик курыккан идем утынны күргәч, Шамил улым белән генә ничек ташырбыз дип. Менә бит дуслары нинди шәп! Ил төкерсә, күл була шул!

Аш, бәлеш, сөтле чәй, тәмле кәнфитләр белән сыйланып, тамакларын туйдыргач, рәхмәт әйтә-әйтә, малайлар урыннарыннан кузгала башлады. Һәркайсының аркасыннан сөеп, Гөлсем әби озатып калды.

Кышкы көн кичкә авышса да, караңгы төшмәгән.   Малайлар шугалакка, хоккей уйнарга ашыкты.

– Кара әле, Шамил, “Ил төкерсә, күл була” - диде картәтиең. Монда утын чүбе генә. Һич аңламыйм, аннары без төкермәдек  тә! – Самат, күл эзләгәндәй, аяк  астындагы карны аягы белән эткәләп карады.

Калган малайлар да:

– Ишеткән юк андый сүзне! – диештеләр.

– Малайлар, зур рәхмәт  сезгә, яме! Соңга калабыз, киттек! Ә ил төкерсә,  ничек күл булганын  мин дә белмим! Кайткач сорармын, яме, аннары әйтермен.

 – Егетләр, әйдәгез инде тизрәк! Соңга калабыз бит! –  Динар иптәшләрен ашыктырды.

Малайлар, шау-гөр килеп, урам тулып, шугалакка киттеләр.

Аларны тәрәзәдән күзәткән Гата бабай тагын үз алдына:

– Ил төкерсә, күл була шул! – дип кабатлады...

 

Фото:pikist.com

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: