Бер бай үзенә хезмәтче яллаган да аны тау итәгеннән утын алып кайтырга җибәргән. Көн буена ашарга нибары бәләкәй генә көлчә тоттырган.
Бу көлчә белән чыпчыкның да тамагы туймый бит,- дигән аңа хезмәтче. - Ашамагач, көч каян килсен миңа?
- Биргәненә шөкер ит! - дип җикергән бай. - Көлчәне авызда озак тотсаң, бүртеп зурая ул. Бүрттереп ашасаң, тамагың туяр!
Ярты юлга җиткәнче үк, хезмәтченең тамагы ачып, эче быгырдый башлаган. Көлчәне чеметеп кенә кабып караган икән, күз ачып-йомганчы ашап бетергәнен сизми дә калган. Тау буена барып җиткәндә, инде төш тә узган, ачлыктан бөтенләй хәле дә беткән моның. Көч-хәл белән берничә коры куак сындырып җыйган да кайтыр юлга чыккан.
Бай агай моның кайтып килүен күрүгә:
- Әй, син, ялкау ташбака! Көлчәне ашап бетергәнсең, ә алып кайткан утының учак тергезергә дә җитми!- дип кычкырган.
- Юкка борчылма, хуҗам,- дигән аңа хезмәтче. - Син бу коры куакларны суга манчы. Суда озак тотсаң, алар бүртеп бүрәнә юанлыгы булырлар.
Бай хуҗа, хезмәтчегә нәрсә әйтергә дә белмичә, аптырап, телсез калган, ди.