+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Әни, укы, мин тыңлыйм!
21 февраль 2022, 10:35

Әкияттәге кебек

Равил — әйбәт малай. Ә менә ашау мәсьәләсенә килгәндә... Хәлләр кыен, хәлләр тәмам аптыраш.

Әкияттәге кебек
Әкияттәге кебек

— Улым, бер генә чүмеч аш салдым. Ашап куй, — ди Равилгә дәү әнисе.

— Ашыйсым килми, дәү әнием, рәхмәт, — дип җавап бирә Равил, ипле генә итеп.

— Менә бу бәрәңге боламыгы да бик тәмле...

— Юк, юк. Минем тамагым тук, дәү әнием.

— Кишер юып биримме?

— Кишерне дә яратмыйм.

— Ала-ай! Бу кишерләр, чөгендерләр еларлар инде.

— Еларлар? Нигә еларлар?..

— Үзләрен ашамаганга хурланып еларлар.

— Ашамагач, шатланырга тиеш бит алар, дәү әнием.

— Киресенчә. Алар бит безне Равил яратсын, безне Равил ашасын дип, тырыша үскәннәр. Кояш нурларын эчкәннәр, яңгыр суларын буыннарына күчергәннәр. Зур-зур яфраклар чыгарганнар, көч җыйганнар. Ә син аларны яратмыйм дисең.

Менә шул син яратмаганга елый да инде алар.

— Ашау ярату буламыни?

— Ярату була. Аларның вазифасы шундый, улым. Сезнең кебек малайларга һәм кызларга көч бирәсе килә аларның.

Йөзләрегезне көләч, алсу итәсе килә.

— Ашагач бетә ич алар, дәү әнием, юк була, — ди Равил, кулларын җәеп.

— Кешеләргә файда биреп юкка чыгу — аларның яшәү мәгънәсе! Синең кебек малайлар һәм кызлар яратып ашаса, кишер дә, чөгендер дә, кәбестә дә, суган да, башка җиләк-җимешләр дә шатлана гына.

— Кызык.

— Иң кызыгы тагын шунда: ай үсәсен атна эчендә үстерә алар үзләрен яраткан балаларны.

— Әкиттәге кебекме?

— Әкият тормыштан алына инде ул, улым.

 Равилнең, билгеле инде, әкияттәге кебек бик тиз үсәсе килә. Шуңа күрә, күзләрен очкынландырып:

— Дәү әнием, син ясаган чөгендер салатын ашап куйыйммы? — дип сорый.

— Рәхим ит, улым, — ди дәү әнисе.

Шул көннән соң Равил бөтен яшелчә, җиләк-җимешләрне яратып ашый башлаган. Һәм, чынлап та, ел үсәсен — ай, ай үсәсен атна үсә икән бу.

 

 Эльмира Шәрифуллина

 

Фото:jablogo.com

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: