Барлык яңалыклар
Әни, укы, мин тыңлыйм!
22 февраль 2022, 10:30

Чыпчык һәм Галия

Чыпчык подъезд алдындагы эскәмия башына килеп кунды, бар көчен җыеп мамыкларын кабартып, тәпиләрен җылытырга тырышты, ләкин җылына алмады. Берчак әнисе белән тәрәзә төбендә сыйланганнары исенә төште...

Чыпчык һәм Галия
Чыпчык һәм Галия

Дилә Булгакова

Чыпчык һәм Галия

Хикәя

Чатнама суык булса да, Чыкчырык иртүк оясыннан очып чыкты. Ул бик тә ачыккан иде.

Бакчадагы бәс каплаган миләш агачының ботагына барып кунды. Аның җылы тәпиләре ботакка ябышкандай булды. Чыкчырык куркуыннан янә очып китте дә юлга төште – берәр төрле азык тапмаммы, дип уйлады. Ул ары сикерде, бире сикерде, ләкин бернинди дә җим таба алмады. Тирә-якта аклык-пакьлек! Чыпчык подъезд алдындагы эскәмия башына килеп кунды, бар көчен җыеп мамыкларын кабартып, тәпиләрен җылытырга тырышты, ләкин җылына алмады. Берчак әнисе белән тәрәзә төбендә сыйланганнары исенә төште. Чыпчык, тәвәккәлләп, тәрәзә төбенә очып кунды. Ачык форточкадан җылы пар бөркелде, тәмле икмәк исе аңкыды.

Чыкчырык талчыбыктай нечкә тәпиләре белән тәрәзә рамына тотынды да:

– Ашарга бирегез әле өшедем бит, – дип томшыгы белән туң тәрәзә пыяласына берничә тапкыр шакып алды.

Кунак кызы Галия тәрәзә аша өшегән кошны күрде дә, тиз генә пальтосын киеп, балконга чыкты һәм кошчык­ны өйгә алып керде. Ул өшегән иде. Кызыкай аны учында өреп җылытты. Кечкенә тартма эченә мамык салып,кошчыкны шунда куйды. Аннан алдына икмәк ваклап салды. Кечкенә савытка су койды. Кошчык җылынгач, акрын гына тартма эчендә сикереп йөреп, икмәкне тәмләп ашады, су эчте. Галия, моны күреп, бик шатланды, өйдәгеләр дә куандылар. Кошчык азрак торгач, тартма читенә очып кунды да, канатларын парлап куйгач, «чык-чырык» дип кычкырып куйды.

Чыкчырык көндезләрен бүлмәдә очып йөрде, ә кичен Галия куйган тартмага кереп төн үткәрде.

Көннәр азрак җылыта башлагач, Галия форточканы ачып куйды. Кошчык очып чыкты, ләкин ерак китмәде. Ачык форточка аркылы янә бүлмәгә керде.

Галиянең кышкы каникулы да тәмамланды. Ул кулга ияләшкән Чыкчырыкны калдырып китәргә кызганды һәм үзе белән аны да авылга алып кайтты.

Галияләрдә Чыкчырык күпвакыт ачык форточка аркылы үзе тышка очып чыга башлады. Ә инде көннәр җылыта башлагач, өйгә бик сирәк очып керде.

Ул сарай алдындагы чыпчыклар белән көнен уздырды, алар белән бик тиз дуслашты. Дуслары белән бергә читән башына кунып үзенчә җырлады. Яз килү белән, яшь чыпчыклар сарай башына оялар корды. Ә инде Чыкчырык үзенең яңа дусы белән Галияләрнең тәрәзә башына оялады.

Кечкенә томшыкларына салам, печән, мамык кабып, тәрәзә башына ташыды — оя ясады. Моңа Галия бик тә куанды. Ул Чыкчырык хакында мәктәптә дусларына да сөй­ләде. Укучыларга барча кышлаучы кошлар да Галиянең Чыкчырыгы кебек бик якын булып тоелды. Алар кышкы салкыннарда туган җиребездән китми, ыжгыр бураннарга да, боз катыш койма яңгырларга да, әче җилләргә дә бирешми бит.

Балалар мәктәп мастерскоенда кышларга калган кошлар өчен тагын да күбрәк тагараклар ясарга булдылар.

 

Фото: ruskline.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: