+19 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Бүләк

Илдар быел Әниләр бәйрәмендә әнисенә башка беркем дә уйлап таба алмаган әйбер бүләк итәргә булды.

Бүләк
Бүләк

Галимҗан Гыйльманов

Бүләк

Хикәя

Илдар быел Әниләр бәйрәмендә әнисенә башка беркем дә уйлап таба алмаган әйбер бүләк итәргә булды. Ул инде белә: Хәлим абыйсы, әнисенә дип, матур сәгать алып куйды. Нәсимә апасы әллә нинди тәмле исләр аңкытып торучы хушбуй алып кайтып яшерде. Илдар аның тәмледән-тәмле исләрен каян беләме? Апасы өйдә юк чакта, ике мәртәбә алып иснәп карады инде ул бу бүләк-хушбуйны.

Беркөнне тәрәзәдән тышка карап утырганда, Илдарның башына шундый уй килде: әгәр дә ул, кардан әнисенең сынын ясап, 8 Март көнне шуны алып кереп бүләк итсә? Әй шаккатыр, әй сөенер иде әнисе!

Илдар шулай итте дә. Әниләр бәйрәменә бер көн кала, ул кич буе ындыр артында кар тәгәрәтте, өч йомарлам кар кисәгеннән бер кеше сыны әмәлләп тә куйды. Бу сын әнисенә бик тә охшаган кебек тоелды.

Шул ук кичтә Илдар үзенең бүләген качырып кына алып кереп, бүлмәсенең бер почмагына бастырып куйды. Җәймә белән капларга да онытмады.

 Иртән барысы да гадәттәгедән иртәрәк уянды. Ел саен шулай: иртәнге ашка кадәр үк Илдар әтисе, абыйсы һәм апасының котлау сүзләрен, бүләк бирүләрен түземсезлек белән көтте. Чират җиткәч, Илдар әнисе янына килде дә: «Хәзер мин үз бүләгемне күрсәтәм», — дип, түрдәге бүлмәсенә йөгерде.

Әмма, бүлмә ишегеннән атлап керүгә, ниндидер юешкә басуын тоеп алды Илдар. Идәнгә күз салса аһ итте: аның «кар әнисе» җылы өйдә бөтенләй эреп беткән, ә кар суы бөтен бүлмә буенча җәелеп киткән!

Илдар нишләргә дә белмичә каушап калды. Әнисенә нинди бүләк бирә инде ул хәзер? Җитмәсә, бүлмә идәненә җәелгән кар суына әнисенең бик тә кәефе китәчәк... Менә сиңа бәйрәм!.. Илдар су эчендә яткан җәймәгә барып ябышуын сизми дә калды. Әнисе күреп орышканчы, тизрәк сөртеп алырга кирәк. Югыйсә бөтенләй оятка калачак ул. Аннары ел буе үзеннән көлеп йөрерләр иде бугай... Әле ярый түр почмактагы зур агач савытта гөл үсеп утыра. Илдар җәймәгә җыеп алган бөтен суны шул гөл төбенә агыза торды. Инде идәнне сөртеп бетерәм дигәндә генә, зал яктан әнисенең: «Илдар, балам, бүләгеңне карарга чыгыйкмы инде?» — дигән мөлаем тавышы ишетелде.

Илдар соңгы мәртәбә идәнне сыпырып алды да, гөл төбенә соңгы тамчы суны агызып, чүпрәкне карават астына яшереп куйды. Шулвакыт аның янына әнисе, әтисе, абыйсы, апасы килеп керде. Килеп керүгә, юеш идән уртасында мыштым гына басып торган Илдарга карап телсез калдылар...

Тынлыкны әнисе бозды:

— И-и-и улым, менә нинди зур бүләк әзерләгәнсең икән син миңа! Идәнне ялт иттереп юып куйгансың лабаса! Миңа бер эш тә калдырмагансың. Рәхмәт, улым, мең рәхмәт сиңа!.. Кил әле, шуның өчен бер сөйим үзеңне! Шулвакыт еларга җитешеп басып торган Илдарның күзләрендә ниндидер тылсымлы нур балкышы чагылып китте. Һәм ул, дөньядагы иң бәхетле бер малай булып, әнисенең кочагына атылды...

 

Фото:mir24.tv

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас в