-2 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар

Муса Гәрәев. Торнакай

Бер иртәдә урман төпкелендәге сазлыкта бер торна оясын таптык. Ап-ак зур йомыркаларны оядан һәммәбез дә алды...

Муса Гәрәев. Торнакай
Муса Гәрәев. Торнакай

Муса Гәрәев

Торнакай

“Живу и помню” китабыннан өзек

...Малай-шалай булгач, мөгез чыгармый гына буламы соң? Кош ояларын да, кырмыска өемнәрен дә туздырган чаклар булды инде, булды.

Бер иртәдә урман төпкелендәге сазлыкта бер торна оясын таптык. Ап-ак зур йомыркаларны оядан һәммәбез дә алды. Ул чакта безнең сазлыкларда торналар оялары күп була торган иде. Әмма бер тапкыр да ояда йомыркалар күгәнебез булмады. Ах та ух килеп җылы йомыркаларны кулдан кулга йөртеп карадык. Авылга кайтып җиткәндә ватылмыйча бер генә йомырка калган иде. Ул вакытта әле безнең каз гына утыра иде йомырка өстендә. Малайлар белән килеп, әни, синнән йомырканы каз астына салуыңны үтендек. Йөзеңне чытып булса да, риза булдың.

Йомыркалар очраклы рәвештә генә җылы булмаган икән: ике-өч көн дә үтмәде, озын торыклы, шәп-шәрә торна баласы йомырканы тишеп тә чыкты. Торна баласын өйгә алып кереп, йомырка пешердең дә, ваклап чәшке астына салып ашаттың. Торна баласы идәндә алпан-толпан атлаган була, томшыгын өнсез генә зур итеп ача. Хәлсез, ямьсез кошчыкны бер дә горур, матур кошлар нәселе дип уйламассың. Берничә көннән кошчыгыбыз юкка чыкты, шаян мәче эләктергәндер инде дип уйладык. Торна баласы өйдә чагында каңгылдашып, хәвефле авазлар салып авылыбыз өстеннән пар торна очты. Бер кичтә, без барыбыз да тәгәрәшеп сәкедә йоклап ятканда, мин йокы аралаш әнинең әтигә:

– Бу кошны өйгә алып кайтып дөрес эшләмәде, хәерлегә түгел бу, Гайса, хәерлегә түгел. Мусаны да шулай оясыннан алып китсәләр, аның кайларда икәнен беләлмичә без дә тилмереп эзләп йөрербезме икән? – дип борчылып пышылдаганын ишетеп калдым.

– Ташла әле шул юк-барга ышануларыңны, - дип исни-исни җаваплады әти. – Муса шәп егет ул, укуы да менә дигән, тап-таза үзе – нәрсә булсын аның белән?..

...Күрәсеңме, күңелең алдаган сине, әнкәй, - синең улың-торнакаең сугыштан исән-имин килеш, чыныккан ир-егет булып яныңа кайтты. Җитмәсә, үзе әти дә, ир дә булып. Минем белән горурлануың, миңа бирелгән бүләкләргә шатлануың йөзеңә чыккан иде. Улыңның үз эшен яратып, намус белән башкаруы, минем өчен тирә-яктагылар алдында кызарырга туры килмәгәне өчен куана идең син чынында...

 

Фото: fenolog.rgo.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: