Дилә Булгакова
Агәби
Башы авыртса, лепкәсенә генә тавык мае эретеп салыр да әрекмән яфрагын өзеп алып керер, шуны башына ябып яулык бәйләр, каен яфрагын төнәтеп куйгач, мунчага китәр, ә парланып кайтып төнәтмәне эчәр иде. Шуннан соң яшәреп киткәндәй җегәрле була иде минем нәнәй.
Авырганда хәзер мин дә төрле үлән кулланам. Файдасы бар, Аллага шөкер! Ә нәнәемнең бөтен нәрсәсе актан-ак, пакьтән-пакь булды. Оегы да, күлмәге дә, яулыгы да, үзе дә ак булгангамы – аны Агәби дип атадылар. Ә мин аның мулла бабай кушкан исеме шулай дип уйлаганмын. Үскәч кенә моның кушамат икәнен белдем.
Әлфия Шәфыйкова рәсеме.