Дилә Булгакова
Җен күрдем
Өйдәге куыклы лампаның мае беткәч, нәнәем миңа сарайдан унлы лампаны алып керергә кушты. Күптән көтү кайткан иде инде. Мал-туарның төрлесе төрле якта күшәп ята.
Яртылаш кына ачык капкадан башны тыгып лапас эченә күз салуым булды, котым очты: ике зур күз ут чәчеп тора. Үзем белгән, нәнәем өйрәткән доганы укый-укый, аягыма өстерәгән зур резина галошларны төшереп калдырып, өйгә атылдым. Керү белән нәнәемә: «Абзарда җен күрдем, – дидем. – Ут чәчә-чәчә өстемә килә. Ярый әле, нәнәем, син өйрәткән дога искә төште». Нәнәем калтыранган гәүдәмне кочагына алды: «И зур кызым, җен-пәри түгел, сарайда Мияубикәбез булгандыр. Тычкан тотарга чыга ул. Курыкма, догалы кызларга җеннәр тими ул», – диде.
Икенче көнне мин кара сарафанлы, ак кофталы ут күзле Мияубикәбезне тотып алдым да өч тапкыр колагына кычкырдым: «Җен! Җен! Җен!»
Бу исемгә барыбер өйрәнеп китте соңыннан безнең Җен!
Еллар үтсә дә, укыган догам истә! Ул җен-пәри шаукымыннан булмаган икән, ә күз тимәсен өчен укый торган дога булган.
Фото:storyfox.ru