Барлык яңалыклар
Әни, укы, мин тыңлыйм!
16 сентябрь 2022, 11:05

Ирекнең куанычы

Солдат бүләге бигрәк кадерле Иреккә. Уйнаганда югалтып куймыйм дип, көндез нәнәсенең сандыгына салып торды, төнен мендәр астына салып йоклады...

Ирекнең куанычы
Ирекнең куанычы

Дилә БУЛГАКОВА

Ирекнең куанычы

Хикәя

Хезмәттән кайткан Айрат янына авыл егетләре, кызлары килде. Яңа күлмәкләрен киеп, яңа яулыкларын ябынып, күрше-тирә әбиләр җыелды. Тау астында туп типкән малайлар, тугайда яланаяк каз бәбкәләре көткән кызыкайлар килеп тулды. Алар, тупларын һәм каз куалаган озын чыбыкларын ташлап:

– Айрат абый кайткан. Айрат абый солдаттан кайткан! – дип, бер-берсен этешә-төртешә йөгерде.

Килгән бала-чагага Айрат абыйлары учлап-учлап күчтәнәчләр өләште. Төрле шар, значок, альбом, төсле каләм бүләк итте. Ә менә кечкенә Иреккә үзенең якты нур чәчеп торган йолдызын алып бирде. «Дусларыңның исе китәрлек зур батырлык эшләгәч кенә тагарсың», – диде.

Шатлыктан түбәсе күккә тигән Ирек бишпочмаклы йолдызны бәләкәй генә кулына нык итеп кысып тотты да, рәхмәт әйтеп, өйләренә йөгерде.

Шул көннән алып, Ирек ниндидер батырлык эшләргә тырышты, картәтисенә утын өеште. Юк, болар батырлык түгел, ә ярдәм генә шул, дип көяләнде. Ичмасам, мәктәпкә дә йөрми, шунда берәр кыюлык күрсәтер иде. Укымый шул әле. Аңа бары алты гына яшь.

Солдат бүләге бигрәк кадерле Иреккә. Уйнаганда югалтып куймыйм дип, көндез нәнәсенең сандыгына салып торды, төнен мендәр астына салып йоклады. Йолдыз белән саташып, нинди генә төшләр күрмәде Ирек.

Менә ул солдат булган, имеш. Зур батырлыклары өчен аңа йолдыз бүләк иттеләр. Ә йолдыз зурайганнан-зурая барды да Ирекне күтәреп һавага очты. Күктәге болытлар – тәмле-татлы туңдырма гына, имеш. Әнә, ул Айга якынлашты. Ә Айның нуры шундый эссе, Ирек анда кызынып ятарга булды. Тирә-юнь төрле төстәге таш белән тулган. Алардан күз чагыла. Шул ташлар арасында әлсерәген балыклар ята. Ирек аларны берәм-берәм суга төшерә. Шул рәвешле ул әллә күпме балыкны үлемнән коткара. Кыюлык эшләвенә шатланып, кычкырып көләргә тотына. Үз тавышыннан үзе сискәнеп күзен ачса, төш кенә булган икән...

Кояш, тәрәзәдән үрелеп, көлтә-көлтә нурларын Ирекнең караватына сибә. Ирек мендәр астыннан җәһәт кенә йолдызын алды. Айрат абыйсының калын табанлы солдат ботинкаларын киеп, көзге алдына барып басты. Юк инде, үсмәгәч үсми, һаман бәләкәй. Кайчан батырлык күрсәтер ул?..

Беркөнне Ирекләргә күрше Сәрби әби керде. Ул дебет кәҗәсенең ике көн инде көтүдән кайтмавына зарланды. Адашты микәнни, дип жәлләп елап та алды.

Боларны тыңлап торган Ирек тиз генә урамга чыкты. Күршедәге дус малае Шамилләргә кереп, Сәрби әбинең кай¬гысын сөйләп бирде.

Шамил белән икәүләп кәҗә эзләргә киттеләр. Башта, өйдән-өйгә кереп, авылдан эзләделәр. Җәмилә апаларда адашып кереп калган соры кәҗә барлыгын ишеттеләр. Малайлар, куанышып, аларга йөгерде. Хуҗа апа мөгезеннән тотып абзардан алып чыккан кәҗә, тискәреләнеп, бар көченә артка тартышты. Шулай да малайлар аны урамның яртысына кадәр алып килә алды. Тик көтмәгәндә генә кәҗә Шамил белән Ирекнең кулыннан ычкынды да, читән аша сикереп, ындыр артына чапты. Малайлар, читәнгә эләгеп ертылган чалбар балакларына да игътибар итми, кәҗә артыннан йөгерде.

Бик озак интеккәннән соң кәҗәне алып кайттылар. Ирек аның мөгезеннән тотты, Шамил арттан чыбык белән куды. Ә Сәрби әбинең куанычының чиге булмады. Бәләкәй генә булсагыз да, зур игелек эшләгәнсез, дип аларга рәхмәтләр әйтте.

Ирек, йолдызын сагынып, күкрәгенә тагарга дип, өйләренә йөгерде.

 

Фото:irecommend.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: