Идрис Туктар
Ялкау өчен ботка суынган
Хикәя
Җиңнәребезне сызганып, без эшкә киттек.
Кашык кадәр генә көрәгенә таянып, Ялкау очрады.
— Болай ашыгып кая барасыз? — дип сорады ул бездән.
— Эшкә барабыз, — дидек.
— Мин дә сезнең белән барыйммы, әллә ботка пешкәнне генә көтимме? — диде Ялкау.
— Төш җиткәнче, ботка пешкәнче эшләп алыйк, син дә бездән калышма, — дидек Ялкауга.
— Сез эшкә барып җитеп, әйләнеп кайтып та өлгермәссез, мин дә сезнең артыгыздан куып җитәрмен, — дип, Ялкау баскан урынында йокымсырап калды.
Эшләдек. Арыдык. Ботка ашарга дип кайттык. Көрәк кадәр зур кашыгын күтәреп, Ялкау тагын очрады.
— Ботка суынмас борын, мин дә ашыктым, — диде Ялкау.
— Ялкау өчен ботка күптән суынган, — дип, без ботканы үзебез генә ашап бетердек.
Фото:perunica.ru